Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел укучылар Пчеловодтан Село-Чурага автобус белән килделәр

Матур шарлар, чәчәкләр, бантиклар, ак алъяпкычлар, күңелле елмаюлар, беренче кыңгырау чыңнары... Өч айлык җәйге каникуллардан соң, мәктәпләр янәдән балаларның шат тавышларына күмелде - яңа уку елы башланды. Россия буенча 14 миллионнан артык бала парта артына утырды. Республикабызда исә аларның саны 380 меңгә якын. 44 мең 953е мәктәп бусагасын тәүге тапкыр...

1 сентябрь - Белем көне уңаеннан, Кукмара районы Село-Чурада бәйрәм линейкасында булып кайттык. Пыскаклап торган яңгыр да бәйрәмнең ямен бозмады. Шат йөзле, бер-берсен сагынышкан балалар, колачларын киң итеп җәеп сабыйларын каршы алучы укытучылар, бераз дулкынлану хисе кичерүче әти-әниләр ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәм Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Укучылар матур шигырь юллары һәм җырлар белән яңа уку елын, яраткан укытучыларын һәм мәктәпләрен сәламләделәр.

Село-Чура урта мәктәбе директоры Эльмира Тукеева балаларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне яңа уку елы белән котлап, "Хәерле сәгатьтә зур һәм мөһим эш башлавыбыз булсын", дигән сүзләр әйтте. Аннан соң, котлау сүзләре белән Село-Чура авыл җирлеге башлыгы Николай Михайлов белән Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Нәфыйк Хөсәенов чыгыш ясадылар. Беренчеләргә уку кирәк-яраклары тутырылган портфель белән беренче уку китабы - Әлифба тапшырдылар.

Быел беренче класска Село-Чурадан 13, Поршур һәм Түбән Чура авылларындагы филиаллардан өчәр бала укырга керә икән. Шулай итеп, барлыгы 19 бала белем иленә тәүге адымнарын атлады. Барысы бергә Село-Чура мәктәбенә 109, ә инде филиалларны кертеп санасак, җирлектә барлыгы 128 бала укырга килгән.

- Узган уку елында 11 классны бары бер генә укучы тәмамлады. БДИларны уңышлы тапшырып, урта махсус белем бирү йортына укырга керде. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, фән олимпиадаларында да район буенча яхшы күрсәткечләргә ирешәбез. Узган ел бер укучыбыз татар теле олимпиадасында республика күләмендә призлы урын яулады. Мәктәптә балаларга барлыгы 26 укытучы белем бирә. Коллектив тырыш, максатчан. Барысы да диярлек шушы җирлектән, читтән килгән укытучылар бер-ике генә. Керәшен рухлы мәктәбебезне, милли йолаларыбызны саклап калу өчен алар бар көчләрен куялар, - дип сөйләде Эльмира Тукеева.

Белгәнебезчә, быел шактый гына мәктәпләр киләчәксез калдылар - кайсылары башлангыч мәктәп булып калса, кайсыберләренең ишекләренә бөтенләй үк йозак эленде. Шөкер, Чура мәктәбенә бу язмыш әлегә янамый. Балалар саны да шактый, укытучылары да җитәрлек, мәктәпнең торышы да яхшы. Бинага 2014 елда яхшы капиталь ремонт ясалган булган. Шулай да, коридорның идәнен һәм мәктәп яны бакчасының коймаларын алыштырасылары бар икән әле. Инде җәй көне булачак койманың баганалары утыртылган, сеткасы сатып алынган. Мондый эшләрне "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында, Чура мәктәбен тәмамлаган укучылар булышлыгы белән дә башкаралар икән. Спонсорлар белән Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы балаларга физкультура дәресләре өчен чаңгы-туплар һәм башка кирәк-яраклар белән дә ярдәм иткән.

Авыл мәктәпләрендә белем бирү белән беррәттән, хезмәтне дә яратырга өйрәтәләр. Чурада да тәрҗибә бакчаларында балалар һәм укытучылар җәй буе практика үтәләр. Бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимешләрнең барысы да бар. Үзләре кадерләп үстергән уңыштан уку елы буена рәхәтләнеп бушлай тукланалар. Әле артып калганын ярминкәләргә дә чыгып саталар, акча эшлиләр.

Быел Село-Чура мәктәбенә Пчеловод авылыннан да балаларны автобус белән йөртә башлаганнар. Элек алар Шәмәрдән урта мәктәнә үк йөргәннәр. Әлегә Пчеловодтан 3 бала килеп укый икән. "Автобус йөртә башлагач, сафларыбыз тагын да тулыланыр - үзебезнең җирлеккә кире кайтырлар",- дип балаларны көтә мәктәп директоры.

Без Село-Чура мәктәбе турында, анда җитәкчелек алышынганы турында газетабызның алдагы саннарында күп язган идек. Инде барысын да үз күзләребез белән күреп кайткач, аларның аңлашылмаучанлыклары, авыр вакытлары артта калган, дигән фикергә килдек. Село-Чурада балаларның күплеген, белем йортының балкып торуын күреп, чын күңелдән сөендек. Мәктәпнең яңа җитәкчелегенә зур уңышлар телибез. Киләчәктә дә акыллы балалар, үрнәк укытучылар һәм шат күңелле әти-әниләр белән Село-Чура мәктәбе гөрләп торсын иде. Мәктәп учагы сүнмәгәндә генә, авылларыбыз яши бирер.

Тагын укы һәм фоторепортаж кара:

Хуш киләсең, яңа уку елы!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев