Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйгедән соңгы уй-кичерешләр

Барысы да шуның кадәр дөрес, матур, эчтәлекле, югары дәрәҗәдә оештырылган. Репетициядән соң Гала-концерт, сәхнәдә чыгыш ясау, бүләкләүләр…

        “Без бергә!” Республика балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы өч ел дәвамында үз тирәсенә милли кыйммәтләргә гашыйк меңнәрчә укучыларны һәм укытучыларны туплады. Әйтергә кирәк, әлеге бәйгене без гел көтеп алабыз һәм бик теләп катнашабыз. Шушы өч елда фестиваль белән бергә атлыйбыз дисәк тә ялгыш булмастыр.

     Бәйге үзенең җанлылыгы, халыкчанлыгы белән үзенә дәшеп, тартып тора. Биредә катнашучы конкурсантлар бәйге барышындагы шушы берничә сәгатьтә бер-берсе белән шулкадәр нык дуслашып, якынаеп китә ки, хәтта аерылышу авыр. Алар берсе өчен икенчесе чын йөрәктән борчыла, шатлана. Барысы да гади, шул ук вакытта сүзләр белән генә аңлатып бетермәслек дәрәҗәдә йөрәккә якын халык кыйммәтен саклауга, барлауга, танытуга үзеннән өлеш кертергә тырыша. Милләтнең асылташын, бизәген, кыйммәтләрен һәм, ниһаять, үзенең кече Ватанын Республика халкы алдында күрсәтергә теләгән, халыклар дуслыгының әһәмиятен тирән аңлаган бер кеше дә битараф калмаган биредә.

     Бу елда әлеге бәйге түбәндәге традицияле номинацияләрдә оештырылды: мәктәп укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, сәламәтлекләре аркасында мөмкинлекләре чикле булган балалар арасында “Халык вокалы” (7-12 ; 13-17 яшь); мәктәп укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында “Театр куелышы” (7-12 яшь); мәктәп укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында “Театр модасы” (7-12; 13-17 яшь),  мәктәп укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, сәламәтлекләре аркасында мөмкинлекләре чикле булган балалар арасында “Сәнгатьле уку” (7-12; 13-17 яшь). Алда атап үтелгән яшь аралыкларында “Инструменталь ансамбль,” “Халык вокаль ансамбле”.

     Бәйгенең масштабы, катнашучылары елдан-ел күбәя. Билгеле, бәйгенең программасы арту да моңа сәбәптер.

     Конкурсның  беренче елында мин мәктәп укучылары арасында “Халык вокалы” номинациясе бәйгесенә әзерләгән укучым дипломант булды, Гала-концертта катнашты. Икенче елда исә конкурсантларны мәктәп укучылары арасында “Халык вокалы” (7-12 яшь) һәм “Халык вокаль ансамбле” (12-17 яшь) номинацияләре өчен әзерләдем. Беренче конкурсантым зона ярышларында катнашып (7-12 яшь), ә икенчеләре муниципаль этапта II дәрәҗә лауреат булдылар.

     Бу елда шулай ук балаларны мәктәп укучылары арасында “Халык вокалы” (7-12 яшь; 13-17 яшь) һәм “Халык вокаль ансамбле” (12-17 яшь) номинацияләре өчен бәйгегә әзерләдем. Мәктәбебезнең үзем җитәкли торган “Яңгыравык тамчы” ансамбле (7-12 яшь) зона ярышларына утү бәхетенә иреште һәм анда II дәрәҗәдә, “Халык вокаль ансамбле” (12-17 яшь) номинацияләре өчен катнашучы укучым муниципаль этапта II дәрәҗәдә лауреат булдылар.

     Укучыларым белән беррәттән үземнең дә бәйгегә катнашып карыйсым килде. Чөнки белә, сизә идем: укучыларга бу очракта үзем дә ниндидер үрнәк күрсәтергә тиешмен. Укытучылар арасында уздырылган “Иҗат канатлары” бәйгесе нәтиҗәләре буенча зона ярышларына үттем, анда I дәрәҗәдә лауреат исеменә лаек булдым.

     Һәм менә дулкынландыргыч көн. Республика балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы. Гала-концерт. Казан шәһәре. Мин – Питрәч районының кечкенә бер авылында 33 ел татар теле һәм әдәбият фәннәрен укытучы югары квалификация категорияле мөгаллим, район, мәктәп, авыл данын яклап, Ленин исемендәге мәдәният йорты сәхнәсеннән керәшен халык җырын башкарам!.. Бу кичерешләрнең ни дәрәҗәдә күңелемне тутыруын, мөгаен, шушы юлларны үзе узган кешеләр генә яхшы аңлый алыр...

     Чарага килеп кергәч танышулар, остазлар ярдәмендә репетиция үткәрүләр, тәҗрибә уртаклашулар үзләре генә ни тора! Әлбәттә, бу бәйгедә мин иң югары бәяне, рәхмәт сүзләрен шушы оештыручыларга җиткерер идем. “Ничек оештырып чыгарлар икән шуның кадәр күп халыкны?” – дип уйлыйсың. Ә юк! Барысы да шуның кадәр дөрес, матур, эчтәлекле, югары дәрәҗәдә оештырылып бетерелә. Репетициядән соң Гала-концерт, сәхнәдә чыгыш ясау, бүләкләүләр…

     “Иҗат канатлары” бәйгесенең I дәрәҗә лауреатларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречникова бүләкләде. Минем исемемне атагач, ул: “ Кая әле минем җиңүче якташым?” – дип, каршы алып, әти-әнисенең чыгышы  Питрәчнең Аркатау авылыннан булуын әйтте.

    Димәк, мин якташым алдында да Питрәч данын яклый алдым! Ул да минем өчен шатланды. Бу мизгелләр миңа тагын да горурлык өстәде.

     Бәйгедә иң-иңнәр җиңәргә тиеш икәнен һәркем аңлый. Ә нәни дусларымның киләчәге алда. Димәк, әле нык тырышасы бар.

    “Без бергә!” Бәйгенең традицион гимны астында чараның йомгаклау этабы. Соңгы күмәк бию башкарыла... Бәйгегә әлеге исем бик дөрес бирелгән. Күпме халыкны берләштерә ул! Оештыручыларга чын йөрәктән иҗади уңышлар, матур, бәхетле тормыш телисе һәм, олы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. 

 

Нина Фадеева.

Питрәч районы. Керәшен Сәрдәсе авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев