Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел республикабызда милли бәйрәмнәр май, июнь, июль айларында үтәчәк

Милли бәйрәмнәр кайда һәм кайчан?

Һәр халыкның үз бәйрәме Татарстанда яшәүче төп милләтләрнең борынгыдан сакланып килгән йолаларын, гадәтләрен яңарту, янәшә яшәүче халыкларны бер-берсенең культурасы белән таныштыру максатыннан оештырыла. Быел республикабызда милли бәйрәмнәр май, июнь, июль айларында үтә.

28 майда Лаеш районының Никольское авылында рус халык бәйрәме “Каравон” була.

4 июньдә Әгерҗе районының Кадрәк авылында мариларның “Семык” бәйрәме уздырыла.

25 июньдә башкалабыз Казанда татар халкының милли Сабантуе бар халыкны үзенә җыячак.

25 июньдә Тәтеш районының Кильдюшево авылында мордва халык бәйрәме “Валда шинясь” үткәрелә.

2 июльдә Бавлы районының Покровский-Урустамак авылында удмуртларның “Гырон быдтон”ын күрә аласыз. 

9 июльдә Әлки районының Сиктерме-Хузангаево авылында чувашларның “Уяв”ы халыкны күңел ачарга көтә.

9 июль көнне Яшел Үзән районының Ильинское авылында славяннарның “Иван Купала”сы булачак.

Бу җәйдәге милли бәйрәмнәр 16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы болынлыкта “Питрау” керәшен культурасы фестивале белән тәмамлана.

Һәр елдагыча, Татарстан күләмендәге Питрау бәйрәмен үзебезнең республика белән беррәттән, илнең башка төбәкләреннән дә керәшеннәрнең фольклор коллективлары чыгышы баетыр. Халык аларны һәм, шулай ук, бәйрәм кунагы булган танылган җырчыларны ике сәхнәдә – зур һәм кечкенә сәхнәләрдә җырлауларын карый алачак. Питрау бәйрәме традициясе буенча, “Кряшен чибяре” титулы иясе дә ачыкланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев