Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел безнең – юбилей!

“Туганайлар” газетасы, моннан нәкъ 20 ел элек, 2002 елның 5 октябрендә, дәүләт газетасы буларак, Яр Чаллы шәһәре админстрациясе тарафыннан оештырылып, республикабыз матбугатында үз урынын яулады

Аны киң җәмагатьчелеккә тәкъдим итү тантанасында ясаган чыгышында, Яр Чаллы шәһәре админстрациясе башлыгы Рәшит Хәмәдиев: “Бу газета озын гомерле һәм талигалы булсын, керәшен халкына тугрылыклы хезмәт итсен, халыклар дуслыгын ныгыту өчен армый-талмый эшләсен”, – дип сөйләгән иде. Ул тантанада 400дән артык кеше – Чаллы, Казан, Әлмәт, Зәй, Менделев, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Мамадыш шәһәрләреннән, Питрәч, Сарман, Тукай район- нарының дәүләт һәм админстрация вәкилләре; әдәбият, сәнгать тармагындагылар, редакция хезмәткәрләре катнашты.

20 ел буе керәшеннәргә тугры хезмәт иткән газетабызның бүгенге көндә дә төп максаты – халкыбызның үткәнен, хәзергесен барлап, киләчәккә төпле фундамент калдыру; республикадан читтә яшәүче карендәшләре безне барлау, керәшен оешмаларының эшчәнлеген яктырту; рухи һәм мәдәни байлыкларыбызны, милли үзенчәлегебезне саклап калуга үзебездән лаеклы өлеш кертү.

Юбилей елы буларак, без киләсе саннарда махсус рубрика астында, газетаның тарихына кагылышлы мәкаләләр язуны күздә тотабыз. Чөнки, һәрнәрсәнең тарихы булган кебек, керәшен матбугатының да бай үткәне бар. 20 елда “Туганайлар”ның нинди яңарышлар, үзгәрешләр кичерүен күрербез. Бәлки, сезнең ярдәм белән, еллар дәвамында, бездән аерылмыйча, һәрвакыт язылып барган укучыларыбызны да ачыклый алырбыз. Күп гаиләләрдә әле дә, еллар узу белән саргайган газетаны, күз карасыдай кадерләп саклыйлардыр. Туганнары, якын кешеләре, танышларытурында язылган бу газета битләре, гаилә мирасы кебек, буыннан-буынга тапшырылып киләдер. Озак еллар газетабызны алдыручыларның редакция белән элемтәгә чыгуын, сездән хатлар көтеп калабыз.

20 ел дәверендә газетабыз редакциясендә 40лап хезмәткәр эшләгән. Кызганыч, аларның кайберләре инде арабызда юк. Киләсе саннарда керәистәлекләре белән уртаклашырбыз. Узган елларда газетабыз битләрендә басылган кайбер язмаларның геройлары белән тагын элемтәгә кереп, аларның язмышы, бүгенге тормышы турында да язарбыз.

Моннан тыш, сез “Туганайлар” газетасына кагылышлы кызыклы вакыйгаларны, үз фикерләрегезне, теләкләрегезне дә безгә җиткерә аласыз. Юбилеебыз уңаеннан, әдәби конкурслар да оештырылыр. Аларның положениеләре сайтыбызда бирелер. Сездән мәкаләләр, хикәяләр, шигырьләр көтеп калабыз.

“Туганайлар” сүзенә туганлык, үз итү, горурлык сыйфатлары сыйган. Шуларга һәрвакыт тугры калып, матур итеп, яратып яшик бер-беребезне. Газетабызны халкыбыз тормышы турындагы мәкаләләр, язмалар белән баетуда сезнең дә өлешегез зур бит!

“Туганайлар”ның популярлыгы тагын да артсын, яңа дуслары күбәйсен, укучылар саны ишәйсен. Яраткан газетабызны һәр өйдә түземсезлек белән көтеп алсыннар!

“Туганайлар” газетасы редакциясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев