Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәяләр артуга да карамастан, 2022 елда Татарстанда 3 млн квадрат метр торак төзү күздә тотыла

Үткән елда Казанның яңа төзелгән йортларында 1 квадрат метрның уртача бәясе, өчтән бергә артып, 130 мең сумнан узып китте

Фатирга бәя арту һәм ипотека кредитлары буенча ставкалар күтәрелүгә дә карамастан, 2022 елда Татарстанда 3 миллион квадрат метр торак төзү ниятләнә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

“Соңгы елларда без иҗтимагый киңлекләр буенча актив эшлибез, инде өченче ел күп фатирлы йортларда 1 меңнән артык ишегалдын үзебезнең стандартларга туры китерәбез. Моннан тыш, узган ел 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырдык, быел да шуннан ким булмаячак”, — дип искәртте Миңнеханов.

2021 елда Казанда яңа төзелгән йортларда 1 квадрат метрның уртача бәясе, өчтән бергә артып, 130 мең сумнан узып китте. Торак бәясе Россиянең барлык төбәкләрендә кыйммәтләнә, шуның нәтиҗәсе буларак, илнең зур банклары ел ахырында ипотека кредитлары буенча ставкаларның күтәрелүе турында игълан итте. 

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X