Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүгенге көннән торак-коммуналь хезмәт бәяләре арта

Россия, шул исәптән Татарстан да кышка яңа бәяләр белән керә.

1 декабрьдән республикабызда торак-коммуналь хезмәт – уртача 9 процентка, ә кайбер районнарда 12 процентка кыйммәтләнә. Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты председателе Александр Груничев шул хакта белдергән.

Торак-коммуналь хезмәт бәясе 1 декабрьдә арта, димәк, “квартплата” язуы, ягъни бу төр хезмәт өчен яңача түләүне үз эченә алган квитанцияләр халыкка январь аенда килә.

Бәяләрнең уртача артуы 9 процент тәшкил итсә дә, республиканың 29 муниципаль берәмлегендә, шул исәптән Азнакай, Арча, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзәндә һәм, шулай ук, йортларында электр плитәләре булган йортларда бу төр хезмәткә тарифлар 12 процентка арттырыла. Биологик чистарту корылмалары төзүгә бәйле рәвештә, бу Алексеевск, Балык Бистәсе һәм Яңа Чишмәгә дә кагыла.

Бәя артуның төп сәбәбе – электр энергиясенә халык өчен субсидиянең кимүе.

Казанда “Водоканал” предприятиесе программасы тормышка ашырылу сәбәпле, тариф 10 проценттан да күбрәккә арттырылмаячак.

Александр Груничевның әйтүенчә, якын араларда гына тарифларны башкача арттыру көтелми. Коммуналь хезмәт бәяләре яңадан бары тик 2024 елның 1июленнән генә артырга тиеш. Карап карыйк...

Фото: РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев