Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөтенсоюз пионер оешмасына 100 ел: Усали авылы мәктәбендәге Гагарин исемендәге отряд көндәлегеннән өзекләр

Мамадыш районыннан хәбәрчебез Лидия Пасыева, 45 ел элек үзе тутырып барган пионер отряды көндәлеге белән таныштыра

Быел Бөтенсоюз пионер оешмасына 100 ел тула. Безнең балачак хәтирәләренең күбесе шушы оешма белән бәйле. Кулыма үзебез укыган Усали урта мәктәбендәге 4нче классның Юрий Алексеевич Гагарин исемендәге отряд көндәлеге килеп керде. Үзебезнең отряд көндәлеге. Аны класс җитәкчебез Раиса Николаевна Чернова саклаган. Башлангычтан бертуган апасы Зоя Николаевна Черновадан кабул итте ул безнең классны. (Алар чыгышлары белән Колышчы авылыннан.) 

“Гагарин исемендәге отряд көндәлеге”, “Ленинча укырга, яшәргә һәм эшләргә” дигән девизларны язып утырганым искә төште, көндәлекнең күп өлеше минем кул белән тутырылган. Ә аңа 45 ел вакыт үткән, ләкин ясаган рәсемнәремне дә, кулъязмаларымны да таныдым. 1 сентябрьдән алып, май беткәнче эшләнгән эшләр язып барылган. Анда “Яшь ленинчы" газетасына 100% язылып бетүебез, бәрәңге басуында эш, шефлык эше, сборлар үткәрү, макулатура-чүпрәк җыю өмәләрендә ничек катнашуыбыз, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 59 еллыгын, Л.И.Брежневның 70 яшьлеген ничек каршылавыбыз, Чили компартиясе лидеры Луис Корваланга теләктәшлек итүебез, “Аҗаган” уенында җиңүебез һәм башка бик күп чаралар турында мәгълүматлар бар. 1977 елгы эш нәтиҗәләре буенча безнең отряд В.П.Чкалов исемендәге дружина утырышында “Уң флангтагы отряд” дип табылган.

1976 елның 25 октябрендә Куйбышев исемендәге колхоз председателе Иван Васильевич Яковлев белән очрашканбыз. (Югары Әрнәш кешесе.) Ул безгә колхозның чәчү мәйданы, машиналар саны, сыер-сарыкларның баш саны, күпме ит һәм сөт җитештерелүе хакында сөйләгән. Очрашудан соң В.В.Куйбышевка багышланган политинформация дә үткәргәнбез. Ел ахырында, 22 апрель көнне, колхозыбызның партия оешмасы секретаре Иван Сидорович Егоров (Түбән Әрнәш кешесе) В.И.Ленинның 107 ел тууына багышланган В.П.Чкалов исемендәге дружина сборына килгән. 3 класс укучыларын пионер сафларына кабул ителү тантанасында катнашкан. Ул яшь пионерларны яхшы укырга, үрнәк тәртипле булырга, яшь ленинчы исемен горур йөртергә чакырган. Февраль аенда Усали һәм Берсут-Сукачи авылларында “зур концерт” куйганбыз. Баянда  үземнең әти – музыка укытучысы – Пасыев Семён Иванович уйнаган. (Владимир авылы кешесе.) Чынлап та зур концерт булгандыр ул. Чөнки без бер класста 31 укучы идек. 

Шушы көндәлек килеп кергәч, мин дә укучыларым белән класс сәгате уздырдым. Җитди сәбәп: пионер оешмасының 100 еллыгы. Класс сәгатенә барыбыз да пионер формасыннан килергә сүз куештык, үзем әзерләгән пионер галстукларын тактык. Югарыда санап үтелгән чаралар турында язылганнарны игътибар белән карап чыктык, фотолардан таныш йөзләрне эзләп таптык. Укучыларым игътибарын Украина ССРга багышланган политинформация җәлеп итте һәм алар гаҗәпләнеп, бу турыда сорауларын да бирде. Мин Советлар Союзы дигән зур илнең 15 союздаш республикадан торуы, кайчандыр ул илләрнең СССР составында булуы турында аңлаттым.

Бер отряд көндәлегендә күпме тарих сыйган! Дөнья, ил, республика, колхоз, мәктәп, класс тарихы. Шушы бер көндәлектә пионерлар тормышы турында күпме матур хатирә сакланган. Ә аны класс җитәкчебез Раиса Николаевна  юбилей елына матур истәлек итеп, элеккеге укучысы – миңа тапшырды.   Язмамны көндәлеккә “Яшь ленинчы” газетасыннан кисеп алып ябыштырылган  Леонид Ильич Брежнев сүзләре белән тәмамлыйм әле, алар бүгенге укучы-варислар өчен дә зыянлы булмас: “Яшь ленинчы, пионер булу – үзеңдә һәрвакыт һәм һәр нәрсәдә хезмәт ярату, намуслылык, вөҗданлылык, укуда омтылучанлык, белемеңне тормышта куллана белү, партиягә (Туган илгә дип укы – автор) чиксез бирелгәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләү дигән сүз ул.”

Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X