Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек“тән – Покрау күчтәнәче

Көзге бәйрәмнәребез күп. Шуларның иң күңеллесе, Покрау көнедер, мөгаен. Дини эчтәлеге янына халыкчанлык үзенчәлекләрен дә өстәп, көзге муллык бәйрәме итеп үткәрә аны керәшеннәр.

Покрау күчтәнәче исә - элек-электән покрау пирогы булган. Эчлекләре - төрле-төрле - кемнең фантазиясе ничек эшли. Кемнеке аеруча тәмлерәк килеп чыккан - аннан китә макташу, китә макташу. Сүз белән түгел, матур җыр белән.

"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле артистлары, Покрау бәйрәме көннәрендә Башкортстан республикасының Бакалы районына барып, электән килгән шушы традицияләребезне яңартып кайттылар. Сәхнәдә покрау пироглары да, покрау җырлары да мулдан иде. Кунакларның да күңеле булды, хуҗалар да җырлы-биюле Покрау күчтәнәченнән бик канәгать калды.

"Бәрмәнчек"не Покрау бәйрәменә нәкъ менә Бакалы район үзәгенә алып кайту идеясен Марина Карпова күтәреп чыга. Балачагы шушы төбәк керәшеннәре арасында үткән Маринаның Татарстан керәшеннәре җырлаган җыруларны, сәхнә күренешләрен якташларына күрсәтәсе, үзенең уңышлары белән дә бакалыларны сөендерәсе килгәндер. Һәм моңа йөз процентка ирешелде.

Концерт аншлаг белән узды. 450 кешегә әзерләнгән залда бер генә буш урындык та юк иде. Бер җыруга да, бер күренешкә дә битараф калмады тамашачы. Һәр чыгыш алкышларга күмелде.

Бакалы ягыннан тагын бер җегет - Илнур Әхмәтов быел "Бәрмәнчек"кә эшкә кергән. Һәр номерын шулай башкара, керәшен агае семьясында туып, тәрбияләнеп үскән, диярсең. Барысы да чын күңелдән, барысы да тормыштагыча.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан программага кертелеп, рус телендә башкарылган җырларны да бик яратты бакалы халкы. Александр Игнатьев, Оксана Дмитриевалар җырлаганда, күпләрнең күзендә яшь бөртекләре җемелдәде.

"Бәрмәнчек" җитәкчеләре әлеге концертка да яңа экспериментлар кертүдән курыкмаганнар. Этник җыр яңгыраганда, биючеләр төркеме башкарган балет элементлары, оркестр уйнаган борынгы көйләр - ансамбльнең һәрвакыт эзләнүдә, үсештә икәнен күрсәтә.

Биюләрне сәхнәгә куючы - Радик Шәйхетдиновка, баш хормейстер Эльвира Камаловага, оркестр җитәкчесе Эрдни Чавлиновка, сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашаповага карата да бары рәхмәт сүзләре генә әйтеп була. Керәшен культурасын саклауга, дөньяга чыгаруга керткән өлешләре санап бетергесез аларның. Бакалы керәшеннәре дә моның шулай икәнен танып, газета аша үзләренә рәхмәт җиткерергә куштылар.

Башкортстан керәшеннәре җитәкчесе Геннадий Марков әлеге концерт-күчтәнәч өчен рәхмәт әйтеп, "Бәрмәнчек"не район авылларына да чакырып калды. "Бездә керәшен авыллары күп, мондый концертларны авыл халкына да күрсәтәсе иде. Сезне яңадан да бу якларда көтеп калабыз", - диде ул. Татарстан керәшеннәре белән Башкортстан керәшеннәренең үзара якынаюы ике республика арасында дуслык күпере салыну өчен менә дигән нигез булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев