Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек"тән бүләк

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең көтеп алынган иҗат җимеше - ике СD-дисклары дөнья күрде. Аларда барлыгы, карендәшләр яратып өлгергән, Татарстанның төрле район керәшеннәре, нагайбак һәм рус халык җырларыннан, бию көйләреннән торган 28 композиция яздырылган. "Бәрмәнчек" ансамбле кызу эштә - гастрольләрдән кайтып кергәне юк, июль һәм сентябрь айларында узачак "Бәрмәнчек бакчасы"...

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең көтеп алынган иҗат җимеше - ике СD-дисклары дөнья күрде.

Аларда барлыгы, карендәшләр яратып өлгергән, Татарстанның төрле район керәшеннәре, нагайбак һәм рус халык җырларыннан, бию көйләреннән торган 28 композиция яздырылган.

"Бәрмәнчек" ансамбле кызу эштә - гастрольләрдән кайтып кергәне юк, июль һәм сентябрь айларында узачак "Бәрмәнчек бакчасы" керәшен православ культурасы фестиваленә әзерләнәләр. Ансамбльнең җитәкчесе Артур Поляков һәм солисткасы Регина Павлова ТНВ каналында бара торган "Караоке батл" тапшыруында катнаштылар.

Күптән түгел, 28 май көнне Лаеш районы Никольское авылында "Первый" каналында күрсәтелә торган "Играй, гармонь" тапшыруына төшкән иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев