Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” концерты: Нагайбәк кадриле, чабаталы стэп һәм гөслә белән бас-гитара

«Бәрмәнчек» керәшеннәрнең дәүләт фольклоры ансамбле Казан сәхнәсенә данлыклы нагайбәк кадрилен һәм чабаталы стэпны чыгарачак. Яңа концерт сезоны яңалыклары белән «Бәрмәнчек» керәшеннәрнең дәүләт фольклоры ансамбле җитәкчелеге Татарстан Мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә уртаклашты. Ансамбль директоры Артур Поляков, сәнгать җитәчесе - Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кашапова һәм танылган галим, этнограф, Татарстанның атказанган...

"Бәрмәнчек" концертының беренче бүлеге нагайбак казакларының уникаль мәдәниятен күрсәтүгә багышлана - ансамбль Казан тамашачысын нагайбак фольклоры белән таныштырырга җыена. "Бары тик нагайбак казаклары кына күп тавышлы җырлый, - ди ансамбльнең сәнгать җитәчесе Эльмира Кашапова. - Нагайбаклар Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районында яши. Аларның җырларын үз фольклорчы галимебез Геннадий Макаров, Екатеринбургтан фольклорчы галим Светлана Кучевасова җыеп эшкәрткән. Җыр культурасы нагайбаклардә яхшы сакланган, бию культурасы ул кадәр ук түгел. Шуңа күрә биюләрен куйганда, Оренбург казакларының фольклорын да кулланырга туры килде".

"Бәрмәнчек" ансамбленең сезон "эксклюзивы" - нагайбак кызы Юлия Савельева һәм "Аталнадым атның биленә", "Чурный күпере" кебек лирик җырлары булса, икенчесе - "Нагайбак кадриле". "Безгә Сарышлы авылында данлыклы Нагайбак кадрилен күрергә туры килгән иде һәм шул кадрильне куйдык, - дип горурлана Эльмира Кашапова. - Хәзер хореографыбыз Радик Шәйхетдинов шуның буенча репетицияләр ясый. Нагайбакләр безгә үпкәләмәсләр дип уйлыйм - без бөтен алар күрсәткән элементларны җыеп, профессиональ югарылыкта эшләдек. Оренбург казаклары стилендә костюмнар тектердек, казак кылычлары, чыбыркылары, кубанкалар алдык. Оригиналга охшатып эшләдек".

"Моңарчы этник төркемнәрнең мәдәниятен сәхнәдән күреп булмый иде. "Бәрмәнчек" бу юнәлештә зур эш башкара", - ди галим Геннадий Макаров. Ул "Бәрмәнчек"нең әдәби телне генә түгел, фольклор җырлары аша җирле диалектларны саклавын ассызыклый.

Концертның икенче бүлегенең беренче өлеше Татарстан районнарында табылган фольклор материалы нигезендә әзерләнгән композицияләр тәкъдим ителә. Оештыручылар мондый композицияләр тууга "Туым жондызы" фестиваленең дә уңай тәэсирен билгеләп үтәләр. "Хуҗа Хәсән авылының җырлы-биюле уены", мәсәлән, шушы фестиваль аша туган композиция.

"Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле танылган керәшен җырларын "Хмельная ворга" этно-рок-фолк төркеме белән берлектә, яңача эшкәртеп, тәкъдим итергә җыена. "Әлеге юнәлештәге берничә композицияне "Питрау"да күрсәтеп караган идек. Яшьләр яхшы кабул иткәч, без дәвам итергә булдык", - ди "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков.

"Бәрмәнчек" рок белән фолкны кушып, бас гитара белән гөсләне бер сәхнәгә чыгарачак, хәтта фольклор коллективы шотланда волынкасын да кулланырга җыена. "Мондый экспериментлар тамашачы сафларын киңәйтә икән, шотланд волынкасын да шатланып тыңларбыз", - ди Геннадий Макаров.

"Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле IX яңа сезонын 31 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә ача. Башлана - 18.30 сәгатьтә.

Концертның режиссеры - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.

«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова


Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев