Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек" гөрләтте!

“Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклоры ансамбле концертына халык зал тутырып килгән иде.

Усали культура йортында Албай, Владимир керәшеннәре дә күп иде. “Бәрмәнчек”не күп тыңладым, чыгышларын күп күрдем мин. Рәхәтләнеп, күңел биреп, илһамланып, җан тынычлыгы алып кайта идем. Бу юлы, ничектер, хисләрем каршылыклы иде. Югыйсә, сәнгатьнең милләте юк диләр. Мондый зур коллективны безнең авыл сәхнәсенең күргәне дә булмагандыр, анысын да беләм.
Татар авылы  Усали кешесе ансамбльне ничек кабул итәр? Кул чабарга саранрак авылдашларым ничек артистларның күңелен күрер? “Бәрмәнчек” тамашачыларның мәхәббәтен яулый алырмы? Үземдә дә җаваплылык бар: “Әйбәт концерт булачак, килегез”,- дидем авылдашларыма. Юкка борчылганмын. Руслар әйтмешли, “на ура” үтте концерт. Ахырда басып алкышлаган авылдашларны күреп, күземә яшьләр тыгылды. Булдырдыгыз, молодцы «Бәрмәнчекләр»!- дип кычкырасым килде. Ансамбльнең “Мамадыш туры” матур үтте. “Бәрмәнчек” алдында гына түгел, мамадышлылар — Татарстанның атказанган артистлары Елена Григорьева, Оксана Дмитриева, солистлар Александр Игнатьев, Регина Павлова, Ольга Бачкова (вакытлыча ялдагы Снежана Абрамова) лар алдында да җаваплы бит әле без.
Алдан әйткәнемчә, каршылыклы фикерләр белән килеп утыргангамы, бераз гына минем колакка һәм күзгә чалынган әйтәсе килгән сүзләремне дә җиткерәсе килә. Әлбәттә мин белгеч түгел, гап-гади бер тамашачы гына. Шулай да... Алып баручыны стильләштерелгән, заманга яраклаштырылган, безнеңчә итеп әйткәндә, “модный” итеп тегелгән, керәшен киеме элементлары кергән күлмәктән күрәсем килде. (Андый киемнең үрнәге булды биредә). Башкаларның да сәхнә күлмәкләрен бераз гына “яктыртырга” кирәк. Сандык күлмәкләрен яңартып кына да булмый хәзер. Әллә сәхнә уты саран булды, миңа күлмәкләр бик караңгы төстә булып тоелды. Ак калфакларыбыз да бар бит әле безнең. “Ак калфакның табылган чагы”... Үзебезнең керәшен җыры бит.
Тагын бер эч пошырган әйберне әйтми китә алмыйм. Русча авазлар тезмәсе белән җырлау түгел, керәшенчә җырларга өйрәнер чак җитте инде. Кабул итүе читен.
Күп тавышлы хор, дәртле биюләр, нагайбәк керәшеннәре иҗаты берсенә дә сүз тидерерлек түгел. Югары профессиональ дәрәҗәдә булуын күрер өчен белгеч булу кирәкми дә.
Җирле җитәкчеләребезнең дә бу концертны оештыруга шактый өлеше тиде. Усали җирлеге башлыгы А.И. Зиатдиновка, мәктәп директоры Д.Ш.Газизовага рәхмәтләр сәхнә түреннән әйтелде. Мәктәбебезгә 6 авылдан килеп белем алалар. Балаларны концертка кич белән укучылар автобусы йөртте. Водителе — Н.В.Петров Алай гынамы, авылдашыбыз В.П.Аксаков укучыларны бушлай кертү өчен спонсор булды. Барысына да зур рәхмәт әйтәсе килә, концерт «Во!» тамгасы белән бәяләнде.


Лидия Пасыева, Мамадыш районы
Усали мәктәбе укытучысы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев