Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәрмәнчек, бәрмәчтеки – йола, ышанулар

Төрле төбәк керәшеннәренең сөйләшләре үрнәгендә Бәрмәнчек бәйрәменең төрле үзенчәлекләре белән таныштырып китәбез.

Яз көне тал ботакларында бөреләр, йомшак йонлы тал "песиләре" барлыкка килгәч үткәрелә торган бәйрәм. Ул бәйрәм руслардагы һәм христиан динендәге башка халыклардагы кебек үк, чиркәү календаре буенча "вербное воскресенье" көненә туры килә һәм Олы көн җиткәнче бер атна алдан була.

Бәрмәнчек, бәрмәчлеки, бәрмәчтеки, дип, иртә яз башында матур итеп "песиләнгән" тал ботакларын әйтәләр. Аны, иртәгә бәрмәнчек дигән көнне, яки бәрмәнчек көнендә иртән таң атканчы су буйларыннан, таллыктан сындырып алып кайталар.

Нагайбәк керәшеннәрендә шундый гадәт:

"Бәрмәнчекне пычак белән дә, пәке белән дә кисәргә ярамый, тырнак белән генә эз ясап, сындырырга кирәк".

Бәрмәнчекне матурлап бәйләп, чиркәүгә алып барып "изгеләндерәләр", тәре янына куялар. Аны ташларга, урамга ыргытырга ярамый, бәйләп тупыраксага (чормага) меңгереп куялар. Яз көне, беренче мәртәбә көтү чыкканда, бәрмәнчек белән суккалап, малларны көтүгә куалар. Яз көне, казлар йомырка өстендә ояда утырганда, бәбкәләр күп чыксын дип, каз оясына да салалар.

Тал ботаклары белән бәйле булган йолалар керәшеннәрдә генә түгел, татар-мишәрләрдән (Каменски районы, Пенза өлкәсе), Удмуртия һәм тау ягы татарларыннан да язып алынган. Гомумән, борынгы мәҗүсилектән үк калган, күбрәк славян халыкларында билгеле булган бу йоланың мәгънәсе болай аңлатыла. Тал агачы башка агачларга караганда алданрак яшәрә, яфрак яра. Шул чыбыклар белән суккалап алу, аның яшәрү һәм яшәү көчен кешеләргә, мал-туарларга бирәсе килү теләге белән эшләнә булса кирәк.

Түбәндә бәрмәнчек йоласына карата керәшеннәрнең үзләреннән сөйләтеп, язып алынган сөйләм һәм тел үрнәкләрен китерәбез:

- Олы көнгә бер атна дигәндә, бәрмәнчек алып куялар. Аны чуклап келәүгә алып баралар. "Иске җыллар үтте, Җаңа җыллар җитте, куш күкәй",- дип, сугып куя бәрмәнчек белән. Ике атна тора бәрмәнчек. Тупыраксага менгереп, кыстырып куясың, җә терлекләр куасың, тынычлык булсын, дип. Җә суга агызасың, изге була ул.

- Бәрмәнчекне алып кайткачын карыйлар: куемы, сирәкме. Бәрмәнчек сирәк булса, каз бәпкәсе начар булыр, диләр...

- Олы көннән бер атна алдан, бәрмәнчек атнасы, дип әйтәләр. Менә шунда бәрмәнчек алалар. Аннары аны бер атна торгач, олы бәйрәмгә келәүгә бара торганыек. Бөтен халык тәҗел-төҗел келәүгә барырые. Өләшәләр ие шул бәрмәчтекине. Киендереп апкайткачтын шуны чуклап куярыек Тәре алдына. Бәрмәчтекине алып кайталар иртән таң атканчы. Җоклаган кешегә сугалар.

 

- Җалга каршы су буеннан таллыктан бәрмәнчек алып менәдериек, аннары бәрмәнчек келәве, дип, келәүгә чыккачын, көтү куганда бәрмәнчекләр белән сыер, сарыкларны куа идек, аннары суга ташлый идек аны.

Флера БАЯЗИТОВА

("Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты" китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев