Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек" Болгариягә бара

21-25 августта "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле Болгариянең Бургас шәһәрендә үтә торган кырык бишенче Халыкара фольклор фестивалендә катнашачак. Монда алар быел откан грант акчасына баралар.

Әлеге фестиваль бик популяр. Бу көннәрдә Бургаска, дөньяның төрле илләреннән килгән фольклор коллективларының чыгышларын карар өчен, меңнәрчә болгарияле һәм аның кунаклары җыела.

Фестивальнең тантаналы ачылышы алдыннан, шәһәр урамнарында катнашучыларның зур парады уздырыла. Төп вакыйгалар диңгез ярларыннан җиде чакрымга сузылган зур Диңгез паркында урнашкан Җәйге театр сәхнәсендә бара. Театр залы 2500 тамашачыны сыйдыра ала. Монда Балканнан гына түгел, ә башка илләрнең дә халык җыруларын һәм бию ритмнарын ишетергә була. Һәр ел саен Бургас шәһәренә Америка, Албания, Греция, Мисыр, Украина, Иордания, Кытай һәм Индиядән дә колоритлы фольклор коллективлар килә. Гадәттә, монда төрле континентларның 20 иле тәкъдим ителә.

Фольклор фестивале 1965 елда оешып, менә инде кырык ике ел уңышлы узып килә. Фестивальдә милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Шуның белән ул халык күңелен яулый. Анда үз халкының мәдәни мирасын яхшы яктан күрсәтергә тырышкан хореограф, вокал, инструменталь коллективлар да чыгыш ясый.

Җыр һәм биюдән тыш, фестивальдә халык һөнәрчеләре ( чүлмәкче, тукучы, кисүче һ.б.), үзешчән рәссамнар үзләренең булганлыкларын күрсәтә. Ә этнографик музейда җирле халыкның традицион һөнәрләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар да үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев