"Бәрмәнчек" "Безнең йорт — Татарстан" фестивале лауреаты булды
Фестиваль Татар дәүләт опера һәм балет театрында оештырылды
Бүген, 4 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган "Безнең йорт — Татарстан" фестивалендә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле катнашты. Ансамбльне фестиваль лауреаты дигән диплом белән бүләкләделәр.
Фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул: "Республикабызның милли-мәдәни төрлелеген берләштергән „Безнең йорт — Татарстан“ фестивале безнең өчен уникаль проект булып тора. Һәр лауреатның йөрәгендә халык иҗатына карата җылы мөнәсәбәт бар" — дип сөйләде. Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов сәхнәдә мәдәният, матбугат һәм җәмәгать эшлеклеләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев