Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәрмәнчек атнасында “Бәрмәнчекләр” нишли?

Бәрмәнчек атнасында "Бәрмәнчекләр" нишли? Шул сорау белән үзләренә чыктык. "Фирменный" бәйрәмнәре булса да, бәрмәнчек атнасында ансамбле беркайда да чыгыш ясамый икән.

Матур исемнәре җисемнәренә туры килсә дә, бәрмәнчек атнасында, 40 көнлек Оло көн уразасының иң "строгий" атнасы көннәрендә керәшеннәр үз җоласын тота, уен-көлкегә бирелми. Шуңа күрә, ансамбльгә дә тәкъдимнәр дә, чакырулар да килмәгән. "Ел саен шулай, - ди ансамбльнең директоры Артур Поляков. - Җоладан узып булмый". Аның каравы, Оло көн җитү белән, коллектив җиң сызганып эшкә керешәчәк.

17 апрель көнне, Татарстан митрополиты Феофан чакыруы буенча, "Бәрмәнчекләр" Качалов исемендәге театр сәхнәсендә узачак Оло көн концертында катнаша.

18 апрельдә аларны Балык Бистәсендә, 20 апрельдә Уфада, 21 апрельдә Башкортостанның Толбазы авылында көтәләр.

22 апрель көнне коллектив инде Казанның опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Халыклары Ассамблеясы съезды делегатлары өчен чыгыш ясаячак.

23 апрельдә "Бәрмәнчекләрне" Чаллыда, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев