Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” артистлары отпускларын ничек уздыра?

Җәй җәй икәнен искә төшерде бугай. Ниһаять, җылы көннәр килде. Берәүләр матур җәйне “офис корты” булып, компьютер артында уздырса, икенчеләр рәхәтләнеп диңгез буенда, бакчада ял итә.

“Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Питрау фестиваленең икенче көне үк отпускага чыкты. Артистлар ничек ял итә икән? Бу хакта сорашып, үзләренә мөрәҗәгать иттек.

Оксана Дмитриева, артист-вокалист:

- Казанда 7 градус кына җылы булганда, Төркиянең Эгей диңгезендә, 45 градус эсседә ял итеп кайттым. Пляжда гына ятып ял итәргә кызык түгел, шунлыктан төрле жирләргә бардык. Бодрум шәһәренең "грек" стилен күргәч, Грециядә булып кайткандай хис иттем үземне (анда да аклы-зәңгәрле, чәчәкләр белән бизәлгән йортлар). Чынлыкта Төркиянең Бодрум шәһәре, Грециянен КОС утравыннан 13 км ераклыкта гына урнашкан икән. Шулай ук, танылган Памуккаледа ("мамык сарай" – “хлопковый замок”) булып кайттык, термаль чынакларда шифа алдык. Шунда ук урнашкан борынгы шәһәр – Иераполисны карап, масштабларына сокландык. (Фотода Иераполисның исән калган амфитеатры). Дидим шәһәрендә греклар төзегән (безнең эрага кадәр 3 мең ел элек) Аполлон храмында да булдык, стеналарын кочаклап, элекке чорга барып кайткан кебек булдым. Берничә тапкыр корабльдә диңгезгэ чыктык, анысы бигрәк рәхәт, көн дә йөрер идем.

 

Балет артисты Алсу Хөсәенова Испаниянең Хака шәһәрендә ял иткән.

Вокалист Ольга Бачкова ялын туган авылында – Мамадыш районының Владимирында уздыра икән. “Әниләр янында шундый рәхәт – чиста һава, матур, тәмле һәм күңелле. Барыбыз бергә ял итәбез”, - дип яза Оля.

Баш дирижер Эрдни Чавлинов Черногориядә ял итә. Безгә фотоны Кара күлдән (Чёрное озеро) җибәрде. Әлеге күл Черногориянең “Дурмитор” милли паркында урнашкан, 1416 метр биклектә.

Баш хормейстер Эльвира Камалова да Төркиядә ял иткән.  

Артист-вокалист Юлия Туктарёва җәйге ялын гаиләсе белән Геленджикта уздыра.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев