Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрәкәт” керәшен яшьләре гаиләсе ишәйде - ФОТО

21 октябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге беренче курска укырга кергән яшьләрне җыйды

Чарада “Бәрәкәт” хәрәкәтенең активист егет-кызлары да катнашты.
Очрашуга килгән яшьләрне Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Ирина Муллина сәламләде. Ул, “Бәрәкәт” хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе буларак, яшьләргә авырлыклардан курыкмаска, куйган максатларына ирешү өчен тырыш булырга кирәклеген искәртте.

Очрашуга республиканың төрле районнарыннан Казанга укырга килгән һәм эшләүче 30дан артык егет-кыз килгән иде. Алдагы елларда Мамадыш районы яшьләре күп булса, быел исә Кукмара һәм Балык Бистәсе – лидерлар. Яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев беренче тапкыр килүчеләрне “Бәрәкәт” оештырган чаралар, проектлар белән таныштырды. Бу – быел 10 еллык юбилеен билгеләп үткән “Айбагыр” этнолагере, керәшен яшьләре форум-слетлары, “Аулак өй”ләр, Нократ елгасы буенча катамараннарда йөзүләр һәм башка кызыклы чаралар. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештырган чараларда да актив катнашып, Республикадагы милләтара сәясәтне ныгытуга керәшен яшьләренең лаеклы өлеш кертүләрен искәртеп узды Алексей.
“Бәрәкәт” хәрәкәте җитәкчесенең урынбасары Аида Сахарова яшьләргә төрле уеннар әзерләп куйган иде. Кызлар-егетләр уеннар аша бер-берсе белән якыннан таныштылар һәм кызыклы “квиз” уйнап, керәшеннәрнең тарихы, культурасы, билгеле шәхесләре турында  белемнәрен арттырдылар.


Кичә ахырында Алексей Дмитриев инстаграмда шушы очрашуны фотога яки видеога төшереп куйган кешеләр арасында пылесос уйнатты. Яшьләргә танышу, дуслашу кичәсе ошаган. Фото-видеолар күп урнаштырдылар. Ә бүләкне Питрәчтән Аида Данилова отты.  

Очрашу кичәсе керәшен дискәтүге белән тәмамланды.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.
Фото: "Бәрәкәт"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев