Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрәкәт" активисты Альмира Азина кияүгә чыкты

Альмира белән Владимир Николаевлар февраль аенда туйларын үткәрделәр

Шушы көннәрдә күп еллар буе "Бәрәкәт" хәрәкәтенең активисты һәм "Айбагыр" этнолагерында вожатый булган Альмира Азинаның туе булды. Ул тормыш иптәше итеп Кукмара егетен Владимир Николаевны сайлаган. "Керәшен гаиләсендә үсеп, үзең дә керәшен гаиләсе төзү күңелгә рәхәтлек бирә", – ди ул.

Альмира белән Владимир икесе дә Кукмара районыннан. "Иремнең әтисе Көшкәтбаш авылында туган. Әлеге авылда хәзер кеше тормый инде. Владимирның балачагы шунда үткән. Әнисе, минем туган авылым, Село-Чурада туып-үскән. Владимир безнең авылга да кайтып йөри иде. Очраша башлаганчы бер-ике ел аралашып, дус булып йөрдек. Берничә ел очрашканнан соң 2021 елның көзендә Казанның бер матур ресторанында тәкъдим ясады. Шуннан соң, туганнары белән әти-әниемнән кулымны сорарга килделәр. Кыз килешү булды. "Так сан булып кайтып, парлы булып китү" йоласын үтәдек... 2022 елның 12 февралендә туебызны үткәрдек. Анда барлык туганнарыбыз килде", – дип куанычы белән бүлеште Альмира.

Туйдан соң Альмира белән Владимир Кукмараның Пётр һәм Павел храмында кабен койдырганнар. Николаевларны беренче гаилә бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев