Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәрәңге күбрәк утыртылачак

Татарстанда быел бәрәңге, яшелчә үстерелә торган мәйдан 12 процентка арттырылачак

2022 елда яшелчә һәм шул исәптән бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүчеләргә һәр гектар өчен 25 мең сум акча биреләчәк. Узган ел белән чагыштырганда бу төр яшелчә игелгән мәйданны 10 процентка һәм аннан да күбрәккә арттырган очракта, җирдә эшләүчеләр утыртылган һәр гектар өчен 40 мең сум субсидия алачаклар.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Злаков Дәүләт советының экология, табигатьтән файдалану, агропромышленность һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шулай дип белдергән.

Субсидия – бу төр авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләр өчен сизелерлек ярдәм. Шулай ук, 2022 елда халыкның үз хуҗалыгында үстергән яшелчәсенең бер өлешен сатып алып, сатуга чыгарырга ниятлиләр.

2021 елда Татарстанда бәрәңге, яшелчә утыртыла торган мәйдан 5,9 мең гектар тәшкил иткән. Шуның 3781,5 гектарында – бәрәңге, 2138,9 гектарында яшелчә үстерелгән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев