Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бордының бәхетле кызы

Борды авылында туып-үскән, 40 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, туган туфрагына җаны-тәне белән бирелгән, бүген дә шунда гомер итүче Тамара Кузьмина – авылының гына түгел, районның хөрмәтле кешесе

Аны беләләр, яраталар, аерата районның керәшен дөньясында үз итәләр. Гади, аралашучан, сөйкемле, мөлаем һәм тыйнак бу кешене яратмый мөмкин дә түгел. Бүген Тамара Егоровна матур гомер бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кузьминнар – туган як музеен оештыручылар

Тамара Егоровна белән моңа кадәр дә күп мәртәбәләр очрашкан бар иде, эш белән өенә дә килгән бар. Кайчан керсәң дә ачык йөз белән каршы ала, үзе дә, олы яшьтә булуына карамастан, тик утыра торганнардан түгел – Чаллыга да еш килә, редакциягә кереп хәлләрне дә белеп чыга. Гомер буе  авылы тарихын барлаган, туган җире турында бик күп истәлекләр, мәгълүматлар туплаган кеше ул. Авылнын данлыклы, олы тарихлы, укымышлы, тырыш Карабашлар нәселеннән кызыл комиссарлар да, республиканың, илнең җитәкче урыннарында эшләүчеләр дә чыккан. Уңган механизатор Карабаш Җәгүренең уртанчы кызы булып үсә ул.

Узган гасырның 80нче елларында ире Петр Андриянович Борды мәктәбендә туган якны өйрәнү музее булдырган. Барлык материалларны Кузьминнар икәүләп туплаганнар. Иренең үлеменнән соң, 2000 елдан, музей тулысы белән Тамара Егоровна кулына күчкән. Хәзер инде бу эшне Борды мәктәбендә укытучы кызлары Елена Левашова дәвам итә. Ниләр генә юк әлеге музейда бүген: элеккеге чор көнкүреш приборларыннан башлап, Бөек Ватан сугышы ветераннарының орден-медальләренә кадәр саклана анда. Кемнәр генә килми дә, кемнәр генә кызыксынмый әлеге тарихи экспонатлар белән. Әнә шулай итеп, музейны оештырып, дистә еллар дәвамында саклый алганнар, үз халкының мәдәниятен, аның йолаларын яшь буынга тапшыра алганнар икән – изге эш дими, ни дисең Кузьминнарның әлеге гамәлен. Халык өчен файдалы эш башкара алуларына чиксез шат Тамара Егоровна. Тагын бер изге хыялы бар әле аның – шушы тупланган мәгълүматлардан һәм, әлбәттә инде, аларны тагын да баетып, Борды авылы турында китап чыгару.

Тормыш юлы гади дә, үзенчәлекле дә

Иң беренчедән, Тамара Егоровна сугыш еллары баласы. Бу сүз үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Илгә дошманнар бәреп кергәндә өч кенә яшь була әле Тамарага, шулай да, сугыш елларының ачысын бүгенгедәй хәтерли ул. Әниләренең киндер капчыктан күлмәк тегеп биргәнен, басуда калган бөртекләрне җыяр өчен аңа зур кесә салганын, 5-6 яшьлек балаларның колхозга шул бөртекләрне җыеп тапшырганын, аның өчен ярты бөтен ипи биргәннәрен күз яшьләре аша искә ала. “Бөртекләрне кесәдән ат арбасына куелган тартмага бушата идек. Хәзер генә уйлыйм – капчыгы да булмаган инде аның ул чорда”, – ди Тамара Егоровна.

Карабашевларның зур семьясында зур бәхет, әтиләре сугыштан исән-имин, күкрәген орден-медальләр белән тутырып кайтып керә. Тракторга утырып, ирләрсез интеккән басуларны хуҗаларча эшкәртә, яхшы курсәткечләр белән, зур унышларга ирешә. Күп тә үтми, механизаторлар арасында бригадир итеп сайлана. Мәскәүгә ВДНХга барып, СССРның Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Калинин кулыннан мактаулы кәгазь алып кайта ул. Заманына күрә, Союз күләмендэ авыл кешесе өчен бик зур казаныш була бу. Әтисенең ул вакыттагы трактор турындагы китаплары әле бүген дә музейда саклана. “Әти механизатор булып эшли башлагач, тамагыбыз бәрәңге белән ипигә туя башлады, өйгә шырпы, сабын кайтты”, – дип сөйли Тамара Егоровна.

Сугыштан соңгы елларның авырлыкларын җиңеп, кыз мәктәпне тәмамлый. Әнисе Мария түти: “Сеңлеңне укытырбыз, кызым, сиңа авылда төп йортта калырга, мал карарга, сыер саварга туры килер инде”, – ди. Ләкин Тамараның бик нык белем аласы килә. Инде ниятен тормышка ашырырга дип, авылдан чыгып китәм дип йөргәндә, аны мәктәпкә эшкә чакыралар. Бара кыз. Аңа түгәрәкләр эшен тапшыралар, мәктәптә укыганда  ук моңлы тавышы белән үзен күрсәткән кызга соңрак җыр дәресләрен бирәләр, активлыгын, спортны яратуын күреп, физкультура дәресләрен дә Тамарага ышанып тапшыралар.

Беркөнне почтальон китергән гәҗитләрдән Минзәләдә халык мәгарифе үзәгенең укытучылар әзерләү курслары оештырганын белеп ала. Барып карый, ләкин урыннар булмый инде. Алабугада да шундый курслар барлыгын әйтәләр кызга. Анда барып керә. Бер ел укыганнан соң, имтихан нәтиҗәләре буенча, Тамараны институтка кабул итәләр.

Булачак иптәшен – Зәй районы Түбән Баграж авылы егете Петрны да беренче мәртәбә шунда күргән була ул. Бер фатирда яшиләр, ләкин кыз аңа игътибар гына итми. Бордыга кайтып, мәктәптә эшли башлагач, Зәй районына педагогик конференциягә барырга туры килә. Менә шунда “иске танышлар” кабат очрашалар. Сөйләшеп китәләр. Петр: “Миңа өйләнергә кирәк бит инде”, – дип, сүз кушып карый. “Таныштырам, бездә сиңа тиң бер кыз эшли”, – дип, хезмәттәшен тәкъдим итә Тамара. Аннары Петрны Тукай районының Иске Гәрдәле авылына мәктәп  директоры итеп чакыралар. Менә шунда, кыеклатып тормыйча гына, турыдан-туры тәкъдим ясый инде Петр Тамарага. 1966 ел кышының карлы-буранлы февраль аенда кызны ат чанасына утыртып, бирнәләрен төяп, Иске Гәрдәлегә алып китә ул. Ләкин анда озак эшләмиләр дә, озак яшәмиләр дә алар. “Күңелем Бордыга, туган җиремә тартты”, – ди Тамара Егоровна. - Әле дә ярый Түбән Багражда мәктәп булмаган, анда китәргә туры килер иде”, – дип өсти аннары, ярымшаяру белән.

Шул көннән башлап, Тамара Егоровнадан бигрәк, Петр Андриянович Борды тарихы белән кызыксына башлый, музей оештыруы да шуңа барып тоташа. Икесе дә авылның җәмәгать тормышында актив катнашалар, Тамара сәхнәдән төшми.

(Тормыш иптәше Петр һәм кече уллары Иван белән.)

Кузьминнар өч бала үстерәләр. Олысы Леонид гадәттән тыш хәлләр хезмәте капитаны, Елена, әйткәнебезчә, әти-әнисенең һөнәрен сайлап, күп еллар инде Борды мәктәбендә рус теле укыта, кече уллары Иван Чаллыда Рус-төрек индустриаль паркын җитәкли. Балалары барысы да гаиләле, Тамара Егоровнаның бүген җиде оныгы, өч оныкчыгы бар. Барысы да әни, әби дип өзелеп торалар.

(Кызы Елена һәм улы Иван белән. 1977 ел.)

Нәсел-ыруны саклау - беренче урында

Тамара Егоровна 2000-2015 елларда авылының ветераннар советын җитәкли, шул елларда “Туганайлар” фольклор ансамблен оештыра. Үз акчаларына керәшен күлмәкләре тегәләр, бик күп бәйге-конкурсларда катнашалар. Ансамбль әле бүген дә эшли, тиздән чираттагы керәшен җырулары конкурсында катнашырга җыена. “Бу бәйгедә әтиемнең җырын башкарачаклар. Ул да бик матур тавышлы иде, үзе гармунда уйнады”, – дип искә ала Тамара Егоровна. Керәшен моңнары Җәгүр бабайның үз балаларына гына түгел, оныкларының балаларына да күчкән. “Бервакыт мин керәшен мәдәнияте, бу халыкның тарихы белән кызыксына башладым. Җырларының сүзләрен дә, көен дә беләм. Әби-бабайларга кушылып, аларны сәхнәдән дә җырлап йөрдем”, – ди Тамара Егоровнаның оныгы, бүген югары уку йорты студенты Дмитрий.

Гомумән, бу гаиләдә балалар гореф-гадәтләрне, йолаларны хөрмәт итәргә өйрәнеп үскәннәр. Тамара Егоровна бу байлыкларның киләчәктә дә югалмавын тели. Сакланыр алар, югалмас, мөгаен. Бәйрәмнәр саен җыелып торганда, буыннар бер-берсе белән аралашып яшәгәндә гаилә кыйммәтләре юкка чыкмас.

“Мин үз авылымның бәхетле кызы, – дип горурланып әйтә бүген Тамара Егоровна. – Туган җиремне, туган нигеземне үстерүгә, халкымның йолаларын саклауга үземнән өлеш керттем. Ирем Петр Андриянович белән 35 ел бик матур яшәдек, балаларны олы тормышка чыгардык – мин бәхетле дими, ни дисең! Һәркемгә әнә шундый матур гомер насыйп булса иде”, – ди тугызынчы дистәсен ваклаучы Тамара Егоровна.

Лариса Васильева,

Чаллы-Борды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган коннэрегез белэн Тамара Егоровна тагын бик куп еллар безне шулай соендереп яшэгез Сезгэ исэнлек саулык