Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Блогер Олеся Дмитриева Санкт-Петербургта узган блогерлар форумында катнашты

Форумга баручыларга, чыннан да, зур бәхет тәтегән.

“Туганайлар” газетасының SMM-белгече, блогер Олеся Дмитриева Санкт-Петербург шәһәрендә узган «СтудФест» форумында булып кайтты.

Россиянең төньяк башкаласында илнең һәр почмагыннан бер меңгә якын блогер җыелды. Форумның төп максаты – блогерлык эшендә тәҗрибә белән уртаклашу, яңа креатив проектлар булдыру һәм зур аудиториясе булган блогерлардан блогны үстерүнең яңа ысулларын өйрәнү.

Мондый форумнарда иң ошаганы, әлбәттә, кешеләр белән танышу, аралашу. Подписчиклар да арта (көлә).

*"ТАТМЕДИА" АҖсы делегациясе)

Форумда һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат ала алды. Төрле мәйданчыкларда спикерларның төрле темаларга караган лекцияләре узды. Лекция генә түгел, аларның үзләре белән рәхәтләнеп аралаштык. Популяр блогерлар, җырчылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты. Татарстаннан килүчеләр дә шактый иде.

Бик продуктив узып китте. Шәһәрнең үзен дә күрергә өлгердек, тик һава торышы бераз көйсез иде. Питер, Питер инде ул – яңгыр, сорылык, шулай да, бик матур һәм рәхәт, – дип уртаклашты Олеся.

Форумга баручыларга, чыннан да, зур бәхет тәтегән. Ә Олесяга яңа алган белемнәрен инде гамәлдә – социаль челтәрләрен үстерүдә куллана алырга, дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев