Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүләгегезгә рәхмәт

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә оешкан "Сандугач" керәшен балалар фольклор ансамбленә тиздән ике ел була. Шушы кыска гына вакыт эчендә ансамбль күп кенә район һәм республика күләмендә үткәрелүче конкурс-бәйгеләрдә катнашты. Һәрберсендә диярлек беренче-икенче урыннарны алды.

Ансамбль солистлары, ягъни безнең балаларыбыз, үз репертуарларын көннән-көн баеталар. Моның өстендә сәнгать җитәкчесе Петр Петрович Утяганов даими эш алып бара. Керәшеннәрнең милли бәйрәмнәрендә дә аларның чыгышларын көтеп алалар. Быелгы Питрау бәйрәмендә дә балаларыбыз тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Аларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Бәйрәмдә Татарстан керәшен җәмгыяте рәисе Иван Егоров "Сандугач" балалар фольклор ансамбленә зур бүләк ясады: керәшеннәрнең традицион мәдәниятен саклау һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен республика керәшен җәмгыятенең Мактау грамотасы һәм сәхнә киемнәре тектерүгә 30 мең сумлык сертификат тапшырды.

Без, әти-әниләр, Иван Михайлович Егоровка, үзенең киңәшләре белән булышучы "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Даниловна Белоусовага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Балаларыбыз хәзер ансамбльгә аеруча канатланып, зур кызыксыну белән йөриячәкләр. Шулай ук рәхмәтебезне сәнгать җитәкчесе Петр Утягановка һәм мәктәбебез директоры Валентин Мартемьяновка да әйтәсебез килә. Алар безнең балаларны үз балаларыдай карап, юлларда йөртәләр. Барчагызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар теләп калабыз.

Ансамбльгә йөрүче балаларның әти-әниләре, Сарсаз-Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев