Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөҗәкләргә каршы - төнәтмә

Бакчада яшелчә-җимешләргә зыян китерүче корткыч бөҗәкләрдән котылу ысуллары

Кызыл борычлы төнәтмә

Кыяр яфраклары бетләсә, кызыл борыч төнәтмәсе булыша. Бер литр җылымса суга 10 грамм төелгән кызыл борыч салырга һәм берничә сәгать тотарга. Борычы эреп беткәч, кыярларга сиптерергә.

Кызыл борыч вак чебен, бөҗәкләр белән дә көрәшергә ярдәм итә. Бер литр суга 10 грамм төелгән кызыл борыч, ике аш калагы аш серкәсе салырга. Бераз төнәтеп тоткач, сиптерергә.

Сарымсаклы төнәтмә

Кәбестә яфрагын яратучы вак бөҗәкләргә каршы сарымсаклы төнәтмә кулланып була. Бер литрлы шешәгә бер баш сарымсакны турап, 1 аш калагы аш серкәсе, бер тамчы йод салып төнәтергә кирәк. Шуны берничә сәгать тотканнан соң кәбестә яфракларына сиптерергә.

Кәбестә, кыяр янәшәсенә тырнак гөл (календула), бәрхет гөл (бархатцы) утыртырга. Корткыч бөҗәкләр аның исеннән курка.

Чәчәкләргә ияләнүче бөҗәкләрдән үләннәрдән ясалган әчетке ярдәм итә.

Әрем суы

Бетләргә каршы әрем суы да бик файдалы. Әремнең ачысы чыксын өчен җылы суга салып төнәтәсе һәм сибәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев