Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхетле әни һәм әби

Югары Баграж авылында туып гомер кичеруче 5 бала әнисе, 6 онык әбисе - Ирина Романовна Коронова

Әниебез – акыллы, уңган, миһербанлы, шәфкатьле кеше. Ул Югары Баграж авылында туып усә, шушы авыл егете Валентин  Короновка кияүгә чыга. Алар бер-бер артлы 5 кыз бала тудыралар. Безне - кызларын Регина, Галина, Анна, Виктория, Ларисаны тәртипле, тыйнак, ярдәмчел, эш сөючән, туры юлдан йөрүче итеп үстерәләр.

"Бер яклы йортта 5 кыз баланы үстерүе авыр  булды, шулай да рәхәт чаклары барыбер күбрәк иде. Кызларым тату, бердәм, бик тырыш булып үстеләр,  Аллага шөкер, "- ди әниебез бүген.

Әниебез белән әтиебез үз куллары,  тырышлыклары белән зур кирпеч йорт салып чыктылар. Шунда матур итеп, гөрләшеп яшиләр. Йортларында  мал-туар асрыйлар, бакча утырталар, умарталар тоталар. Әниебез кулыннан килмәгән бер эш тә юк. Аш-су дисеңме,  бәйләү, гөлләр үстерү.

Әниебез Ирина Романовна авыл мәдәният йортында 11 ел директор булып эшләде, 2015 елдан лаеклы ялда.

Без, әниебезнең дәвамчылары, уз тормышларыбызны булдырып, инде үз балаларыбызны тәрбияләп яшибез. Кече сеңлебез Лариса медицина коллиятенең 4 курсында белем ала. Әле куптән тугел барыбыз бергә төп йөртка, әти-әни канаты астына җыелып, әниебезнең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үттек.

Без ял саен  авылга, әниебезнең җылы кочагына сыенырга ашыгабыз. Биредә безне якыннарыбызның җылы сүзе, әтиебезнең якты йөзе, әниебезнең тәмле ашлары көтә. Бүген әниебез – бәхетле әни һәм әби. Аның балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә. Алдагы көннәре дә бәхеттә, шатлыкта, игелектә узса иде.

Галина Шәйдуллина 

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/bkhetle-ni-m-bi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен Эниебез,ин кадерле, ин молаем,ин оста хэм унган,без аны бик нык яратабыз хэм хормэтлэп яшибез!! Рэхмэт Эни син булганын очен!????