Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Биюче егет Семён

Балык Бистәсе районы мәдәният йортында татар халкының борынгы көйләрен, мөнәҗәтләрен башкара, борынгы йолаларын күрсәтә торган “Өмет” халык ансамбле эшли

Ансамбль – район, республика һәм Бөтенроссия конкурс­фестивальләре лауреаты. Бирегә җырга­моңга гашыйк 9 ветеран йөри.  Семён КУЗНЕЦОВ – шул ансамбльнең бердәнбер солисты.

Семён Кузнецов Алан-Полян авылында сигез балалы гаиләдә үсә. Сигез класс тәмамлагач, Кукмара районының Лубян урман хуҗалыгы техникумында укый. 1967 елда армия сафларына алына.  6 ай Самарадагы элемтә полкында хәрби хәзерлек узганнан соң, Тиксига (Арктика) җибәрелә. Мәңгелек туңлык белән капланган бу җирләр авыл егете өчен бик гаҗәеп булып тоела.  3-4 ай кояш баемаган җәйләрне дә, шул мәлләрдә җылы нурларда коенган җирнең шау чәчәктә утырганын да яхшы хәтерли ул.

Армиядән кайткач, күрше “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгына эшкә урнаша. Шул ук елларда Владимир авылы кызы Людмиланы очратып, гаилә корып җибәрә. Гаиләдә ике бала туа. Урман хуҗалыгында 15 елга якын инженер булып эшләгәннән соң, гаиләсе белән, Түбән Кама шәһәренә юл тота. Семён Кузнецов заводка эшкә керә. 19 ел өлкән мастер булып эшләгәч, кабат “Кызыл Йолдыз” урманчылыгына кайтып, эшен дәвам итә. 2015 елда 47 ел стаж белән лаеклы ялга чыга. Һәм күпме еллар хыялында гына йөрткән уен тормышка ашыра: сәхнәдә бии башлый.   

– Әнием Софья – оста җыручы, әтием Филипп гармунчы иде. Бертуган дәдәйләрем дә гармунда, баянда уйнадылар. Үзем кечкенәдән җырларга, биергә яраттым. Армиядә хезмәт иткәндә гарнизонда беренче урынны алган кеше мин. Хәзер дә биим. Яшьлектә бию буенча китәсе килә иде дә, тик авыл малае кая барсын?! Авылыбыздан берәр профессионал биюче дә чыкмаган. Шуның үрнәгендә, бәлки миннән дә берәр биюче чыккан булыр иде, – дип сөйләде Семён дәдәй.  –  Тик аның өчен үкенмим. Йокыдан торгач та, Ходаем “рәхмәт” сиңа дип сөенеп яшәсәк, шуңа канәгать”.

Яшьлек хыялы 10 ел элек  “Өмет” ансамбленә йөри башлагач, чынга аша. Ансамбльдә ул җырлый да, сольный бию партияләрен дә башкара. “Ансамбль яшәү дәрте бирә, – ди Семён Филиппович. – Сәхнәдә чыгыш ясаганда халык сиңа кул чапкач, әле төшеп калганнардан түгелмен икән, дип уйлыйсың. Ансамбльдә без бер гаилә кебек. Очрашкач, үзебезнең яңалыклар, тормыш турында сөйләшәбез. Бер-беребезгә булышырга, хәленә керергә тырышабыз”.

Ансамбль икенче гаиләсе булса, беренче гаиләсе өендә көтә. “Хатыным белән уртак тормыш юлыннан атлавыбызга – 48 ел. Гаилә бәхете нәрсәдә дисезме? Бер-береңә юл куйсаң, бер-береңнең киңәшләренә колак салсаң... Минемчә, гаилә бәхете кешенең үзеннән тора. Мин үземне бик бәхетлегә  саныйм. Хәзер Людмила белән ике балабызның, оныкларыбызның рәхәтен күреп яшибез”, – диде ул.

Семён Филиппович тик ятуны яратмый, һәрчак хәрәкәттә. “Гаиләбез белән чаңгыда йөрибез. Җәйгә чыккач, көнгә ике тапкыр Камада су коенабыз. Ел саен бәке суына чумабыз – оныклар да, үзем дә, балаларым да ярата. Үзем скандинавча йөрү белән дә шөгыльләнәм. Көнгә 8 километр йөреп кайтыр га тырышам, – дип сөйләде ул. – Иң мөһиме, күңелең картаймасын, шул чакта үз-үзеңне үстерү өстендә эшләү, актив тормыш алып барырга теләк тә булачак”.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев