Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бистәрдәге чигешләр - Мария Молчанова үзенең кул эшләрен юллады

Сугылган һәм чигелгән бистәрләрнең фотоларын юллавыгызны көтәбез.

Газетабызның 11, 25 июнь саннарында керәшеннәрнең суккан һәм чиккән бистәрләрен барлый башлавыбыз турында язган идек. Үзегездә сакланган бистәрләрне фотога төшереп, безнең редакциягә җибәрүегезне дә сорадык. Бистәрләр дә, алардагы чигеш-бизәкләр дә  халкыбыз  тарихын чагылдыра. Түбәндәге язмада телгә алынган бистәрләр дә узган гасыр башына (киндердән сугылганы) һәм урталарына (шадрасы) карый, димәк, бүгенгебез өчен инде тарих булып тора.

Кадерләп саклыйм

Иремнең сеңлесе, печкәчәм Клавдия “Туганайлар”дагы тәре алларын күрсәтте. Шундый матурлар. Сокланып карап утырдым. Элек-электән, безнең керәшен кызлары, күз нурларын түгә-түгә, күңелләрендә йөргәнне чигешләргә күчергәннәр.

Печкәчәмнәрдән кайткач, күңел кузгалды, гомер буе сандыкта саклаган бистәрләремне алып карадым. Оныгым Ксения дә килгән иде. Ул бистәрләрне фотога төшереп, “Туганайлар”га җибәрде. Оныгыма – унсигез яшь, матурлыкны аңлый, тоя белә. Алабугадагы художество мәктәбен тәмамлады, укуын Санкт-Петербургта дәвам итәргә йөри ул.

Бистәрләремне саклап кына тотам, чиркәүгә илтеп бирергәме әллә дип тә уйлыйм әле. Аларны үзем чиктем. Мәктәптән соң, үзебезнең Бигәштәге (авылыбызның исеме Иске Гришкино булса да, Бигәш дип йөртәбез) иптәш кызларым белән Алабуга шәһәренә, китапханәчеләр әзерли торган училищега киттек. Мин библиотечныйга кердем, ә алар керә алмады. Шуннан соң, мин дә ташлап кайтып киттем. Бер ел өйдә утырдым. Шул чагында бистәрләр, мендәр тышлары чиктем. Челтәрен дә үзем бәйли идем мин. Караватларга җәеп бәйләгәнем бар.

Бистәр чигешләрен каян күчереп чиккәнемне дә белмим инде. Крестик белән чигелгән. Бер кат кына чигелгәне дә бар. Ике катлап та чиктем. Бистәрләрдәге мулинә төсләре – кара белән кызыл, башка җебе дә булмагандыр, 1964 елда чигелгән бит инде. Шадра бистәр булгач, крестик белән чиктем (1нче фотода). Мендәр тышларым шома чигеш белән иде.

Кияүгә, түтиләрем кебек үк, үз авылыбыз егетенә – Иоаннга чыктым. Биемнәргә төшкәч, тәре почмагының ике кырына ике бистәремне куйдым, аларны гел шунда тоттым.

Үземнең гомерем төзелештә үтте. Казан, Чаллы һәм Менделеевский шәһәрләрендә эшләргә туры килде. Ирем дә төзелештә иде, ул шофер да булды. Әле һаман туктаганы юк. Җитмеш бер яшендә дә бакчада каравылчы булып йөри. Кызларыбыз Светлана белән Елена Алабугада төпләнгәч, ундүрт ел элек үзебез дә шушында күченеп килдек. Олысы – медик, кечесе – бухгалтер. Шул кече кызым Елена да бик матур итеп тәре алды чиккән иде.

Дәү түти Зоя яшь чагында челтәр бәйләргә оста иде. Ул бәйләгән челтәр покрывалоның матурлыгы хәзер дә күз алдымда тора. Кечтей түти Анный да чигүгә оста булды. Аларның берсенә 86 яшь була, икенчесе 71 яшендә инде. Менделеевскийда яшиләр. Бигәштәге туган нигезебездә дәү дәдәй Питейнең хатыны тора. Алар иске өй белән рәттән генә йорт салдылар. Алты бала идек бит без. Уртанчысы Май дәдәй Микуш исемле иде, ә кечтей дәдәй – Иван. Бүгенге көндә дәү дәдәйнең хатыны Гафия җиңги генә исән. Өйләрендәге тәре почмагы әле һаман да тора! Гафия җиңги үзе татар булса да, безнең керәшен йолаларын, гадәтләрен санлап яши.  Алар үзләренең уртак балаларына да исемнәрне дөрес сайлаганнар: Анюта,  Эльвира, Венера, Светлана... 

Гомер искән җилдәй үтә дә китә икән ул. Инде дәдәйләрем дә исән түгел, әниебез Уксинҗә дә, биемем Мария дә күптән юк. Бездә биемнең төсе булып, җитеннән сугылган бистәр (2чне фото) генә саклана. Тар булгач, ике бистәрне бергә кушып теккән бием. Шуның белән гомер буе ипи куасмасын ябып йөрде ул. 1986 елны, 62 яшендә үлде, ә бистәре кайчан сугылгандыр, анысын белмим. Шул вакыттан бирле саклыйм...

Берсеннән-берсе матуррак чигешле тәре алъяпкычларының “Туганайлар” газетасындагы фотолары күңелне кузгатты шул. Туган авылда әти-әнинең, туганнарның бергә яшәгән рәхәт чакларын да искә төшерде. Үзем дә, күз нурларымны кушып чиккән  бистәрләрне, яшьлек елларым истәлеге итеп, хәзер дә кадерләп саклыйм.                                     

Мария МОЛЧАНОВА.

Алабуга шәһәре. РЕДАКЦИЯДӘН. Сугылган һәм чигелгән бистәрләрнең фотоларын 8-917-250-97-95 номеры аша (WhatsApp) һәм tuganaylar@yandex.ru электрон адресына юллавыгызны көтәбез. Әгәр мөмкин булса, ул бистәрләрнең кайчан һәм кем тарафыннан чигелгәне турында да язсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев