Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әбиләр чуагы

Бу көннәрдә һава торышы бик матур тора. Табигатьтә - Әбиләр чуагы. Җиләкле җәй, чәчәк түшәлгән болыннар, сайрар кошлы иртәләр яңадан кайтыр кебек. Күңелне ымсындыра, өметләндерә, үртәп ала. Мондый көннәрнең санаулы булуын, алда көзләр, кышлар икәнен белсәк тә, җәйнең үтеп китүенә күңел әле ышанмый. Алтын көзләр җиткәнен аңлау өчен, бер тапкыр...

Бу көннәрдә һава торышы бик матур тора. Табигатьтә - Әбиләр чуагы.

Җиләкле җәй, чәчәк түшәлгән болыннар, сайрар кошлы иртәләр яңадан кайтыр кебек. Күңелне ымсындыра, өметләндерә, үртәп ала. Мондый көннәрнең санаулы булуын, алда көзләр, кышлар икәнен белсәк тә, җәйнең үтеп китүенә күңел әле ышанмый.

Алтын көзләр җиткәнен аңлау өчен, бер тапкыр урманга чыгып керү җитә. Тирә-як алтын буяуга манылган. Атлаган саен, аяк астында сары яфраклар кыштырдый. Җәйге көн дип алданмагыз, табигать байлыкларын җыеп калыгыз, тиздән боларның берсе дә булмаячак, дип кисәтә сыман алар. Көзге байлыкка килгәндә исә, Мамадыш районы Колышчы авылы янындагы урманнарда бик күп алар. Араларында, ак гөмбә кебек, бик затлы дигәннәре дә очрый. Көзге урман әле ул үз байлыгын бөтен кешегә дә чыгарып салмый. Кемдер көн буена йөреп тә кәрзинен тутырмаска мөмкин. Ә оста гөмбә җыючыларга алар үзләре үк: "Безне алыгыз, безне алыгыз, менә без нинди затлы!" - дип эндәшеп торалар кебек. Бар эшкә дә уңган Максимовлар гөмбә җыю буенча да осталыкларын күрсәттеләр. Башкалар оешканчы, аларның кәрзиннәре инде тулган иде.

Фоторәсемдә - Валентина Максимова (уңнан икенче) кунаклары белән көзге урманда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев