Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Биктәштән Зинаида һәм Вячеслав Ивановлар 60 ел бергә гомер кичерәләр

Гаиләне ЗАГС хезмәткәрләре, җирле җитәкчеләр котлаган

– «Хезмәт» газетасына кадерле кешеләрем турында истәлекле язма урнаштырасым килә иде, - дип килеп керде редакциябезгә Лидия апа. Бигрәкләр дә игелекле бала булды инде ул Лидия апа. Биктәш авылында гомер кичерүче әти-әнисен ташламады, һәрчак яннарында булды, бүгенге көндә янәшәләрендә гомер кичерә. Телендә һаман да әти-әни, күрешкән саен да иң беренче синең дә әти-әниеңнең хәлен сорый. Әттә белән нәнә, дип, тәмле иттереп, яратып сөйләшә ул.

Зинаида Павловна һәм Вячеслав Иванович Ивановлар нәкъ башка өлкән буын кебек тормышның ачысын-төчесен ил белән бергә күтәргән кешеләр. Зина апа Бөек Ватан сугышының кызган чорында, 1942 елда дөньяга килә, Вячеслав дәдәй ачлык еллары кичергән 1936 елда туа. Икесе дә Биктәш авылыныкы, балачаклары да, яшьлекләре дә бергә уза. Гомер буе фермада эшлиләр, Вячеслав Павлович – ферма мөдире, Зинаида Ивановна – терлек караучы. Лаеклы ялга чыккач та бабай ферма атлары асрый. Ике кыз үстерәләр, Лидиядән кала Галина исемле кызлары бар, күрше Кукмара районының Чура авылында кияүдә.

Бүгенге көндә өлкәннәрнең биш оныгы, тугыз оныкчыгы төп нигездә еш кунак, кирәк әйберләрен ташып торалар, балаларыннан һәм оныкларыннан өлкәннәр бик канәгать.

Бер-берсен күз карашларыннан аңлап, тигез гомер иткән өлкәннәргә карап мең кат сокланырлык.

Фото: "Хезмәт"

Зөлфия Шакирова, "Хезмәт"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев