Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бик тәмле бәрәңге дучмагы пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 2 стакан он, 5 аш кашыгы солы кисәкләре (овсяные хлопья), ярты стакан кефир, ярты стакан сөт, 1 чәй кашыгы тоз, эрерәк 5 бәрәңге, 3 чәй кашыгы атланмай, 1 баш суган

Сөт һәм май, тоз салып, бәрәңгедән боламык ясыйбыз. Суытабыз. Кефир һәм сөткә он, геркулес (башта он белән геркулесны бергә салып болгатырга), бераз тоз кушып, камыр басабыз. 20 минутка “ял итәргә” куябыз. Суганны, турап, кыздырабыз һәм боламыкка салабыз. Камырдан җәемнәр ясыйбыз. Җәемнәргә бәрәңге салабыз да, кырыйларын бөгеп, дучмаклар ясыйбыз. Табаны майлап, дучмакларны тезәбез һәм газ мичендә 25-30 минут пешерәбез. Бәрәңгесе алсулана башлагач, мичтән алып, йомырка сарысы сылыйбыз да тулысынча кызарганчы пешерәбез. Әзер дучмакларның һәркайсы өстенә атланмай кисәге салып, табынга куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев