Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бигрәк тәмле җиләге!

Бертуктамый яуган яңгырлардан соң, ниһаять, җылы, матур көннәр килде. Соңарып булса да, бакчада виктория, кырда җир җиләге өлгерде. Алардан нәрсә генә әзерләмиләр. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Виктория кайнатмасы

Кайнатма өчен: 1 кг җиләк, 1,3 кг шикәр комы.

Өлгергән җиләкләрне чистартырга һәм юарга, өстенә шикәр комы салырга, тастымал белән каплап, бүлмә температурасында берничә сәгать тотарга. Җиләкләрнең согы чыккач, кайнатып чыгарырга, өстенә җыелган күбекне алырга һәм сүндереп, 10-15 минут суынганын көтәргә. Тагын ике тапкыр кайнатып чыгарырга, өстенҗыярга һәм стерильләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга. Банкадагы кайнатма суынып беткәч, кышка сакларга алып куярга.

Кышын чәйгә салырга, коймакка ягарга, пироглар эчлеге өчен бик уңайлы һәм тәмле булачак.

Викториядән компот

3 литр җиләк компотына: 1-1,5 ст җиләк, 1 ст шикәр комы, 5 г ванилин, 2,5 - 3 л су.

Уртача зурлыктагы җиләкләрне юып, чистартырга, киптерергә.

Җиләк белән шикәрне стерильләнгән банкага салырга, шуңа кайнаган су салып, капкач белән яхшылап ябарга.

Унбиш минуттан банкадагы суны кастрюльгә бушатып, кайнатырга куярга, ванилин өстәргә һәм биш минут кайнатырга.

Хуш исле сиропны җиләкләр салынган банкага салырга, капкач белән ябарга һәм покрывал белән капларга. Суынгач, кояш нурлары төшми торган салкын урынга куярга.

Бакча җиләгеннән пирог

1,5 стакан онны 125 гр җебетелгән ак май белән умач кебек уарга. Шунда ук 100 гр шикәр комы, 0,5 чәй калагы разрыхлитель, аз гына чәй содасы, 3 йомырка сарысын кушып, бер формага килгәнче басарга. Эчлек ясаганчы, ярты сәгатькә суыткычка тыгып торырга.

Эчлек өчен: 3 йомырка агын күпертергә, әкренләп кенә 100 гр шикәр комы, 1 чәй калагы крахмал, 1,5 аш калагы он, 0,5 чәй калагы разрыхлитель өстәргә. Җиләкне кушып, барысын бергә болгатырга.

Майланган табага камырны кул белән генә жәеп, эчлекне агызырга. Духовкада 180 градуста 40-45 минут пешерергә.

Җир җиләгеннән бик тәмле кайнатма

Аның өчен 1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы кирәк.

Җиләкне юып, өстенә шикәр сибеп сигез-ун сәгатькә калдырырга. Соңыннан җиләкне сүрән утка кайнатырга куярга, кайнау кергәннән соң, биш минут тотарга. Уттан алып суытырга. Аннары кабат биш минут кайнатырга кирәк. Процедураны өч-дүрт тапкыр кабатлап, кайнар кайнатманы банкаларга тутырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев