Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бигеш балалары китапханәдә копировка кәгазен кулланып караганнар

Зәй районының Бигеш авылы китапханәсендә “Онытылган копировка кәгазе”нә багышланган чара узган.

 Беренче язу машинасын һәм  копировка кәгазен 1808 елда Пелегрино Турри исемле кеше уйлап таба. Ул уйлап тапкан әйберләр безнең  заманга тикле сакланмаса да, әлеге язу машинасыннан чыккан язулар  саклана.

1816 елның 7 октябрендә  копировка кәгазен Великобританияда патентлыйлар. Копировка кәгазе ике яклы була. Ул вакытта аның бер ягына  корым сеңдерелә.

Корымлы ягын аска каратып, өскә һәм аска чиста кәгазь куела. Өстәге кәгазьгә язган язу астагы кәгазьгә күчә. Ул вакыттагы копировкаларның тискәре ягы – алар тигән бөтен әйберне пычрата торган булганнар.

Соңрак корымны махсус буяуга алыштырганнар. 1870 елда язу машиналары барлыкка килү белән  копировка кәгазе күпләп чыгарыла башлый. Башта аны  кара төстә генә чыгарсалар, соңрак шәмәхә төстәгесесен дә уйлап табалар.

Ә без үскәндә инде сары, кызыл, яшел төстәгеләре дә була. Копировканы озаграк кулланган саен аның карасы бетә һәм язулар кәгазьгә төшми башлый.

Аннары инде яңа копировка кәгазе куллана башларга кирәк. Әле аны дөрес ягы белән куймасаң (буяулы ягы белән өскә), астагы кәгазьгә төшәсе сүзләр, рәсемнәр өстәге кәгазьнең артына төшә.

 Әлеге кызыклы һәм онытыла язган копировкага багышланган  чарага килгән балалар үзләре дә копировка кәгазен кулланып карадылар: сүзләр яздылар, рәсем төшерделәр.  Укучылар кызыксынып тыңладылар, тырышып эшләделәр. Аларга әлеге чарада катнашу  ошады.

 15-20 ел элек бик еш  кулланылышта булган  копировкалар турында балалар хәзер шушындый чараларда гына беләләр. Ә бу- безнең тормышның алга китеше турында сөйли.

 

Айгөл Маликова. 

Зәй офыклары.

Фотолар Бигеш авыл китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев