Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхетле балачак күпмегә төшә?

Агымдагы елның 1 январеннан балалар бакчасына түләү бәяләре уртача 230 сумга артты. Бер ай да үтмәде, 1 февральдән Татарстанда Мәгариф оешмаларында оптимизация чаралары кысаларында, 12 сәгать эшли торган төркемнәр бетерелде.

Хәзер балалар бакчалары сәгать 7.30 дан 18.00 гә кадәр эшләячәк. Эш сәгатьләре кичке алтыга кәдәр булган әти-әниләрнең хәленә кереп, бакчаларда дежур группалар булдырылды. Алар иртәнге сәгать 7.00 дән 7.30 га һәм кич белән сәгать 18.00 дән 19.00 гә кадәр эшләячәк. Ләкин алар өчен аена тагын 300 сум чыгарып саласы була. 12 сәгатьле эш графиклары бары тик күз күреме, интеллект, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган, психик үсеше тоткарланган һәм тубинтоксикацияле балаларны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән группаларда гына сакланып калган. Әмма боларда да өстәмә түләүле хезмәтләр барлыкка киләчәк. Бу хәбәрләр ата-аналар арасында кабат канәгатьсезлек хисләре уятты.

Түләүләр арту нәрсәгә бәйле соң? Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, әлеге үзгәрешләр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген финанслауга чыгымнар күтәрелү, шул исәптән ризыкларга бәя үсү, балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләрнең эш хаклары артуга бәйле. Моннан тыш, әти-әниләр түләргә тиешле сумма бакчаның төренә, аның эш сәгатьләренә һәм балага ничә яшь булуына бәйле. Мәсәлән, бүген иң киң таралган балалар бакчасында (бөтен яктан да сәләтләрен үстерүче) 10,5 сәгатьлек төркемдә йөрүче 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге бала өчен әти-әниләр 2997 сум түли. Моңа өстәп, кичке алтыга кадәр баланы бакчадан алырга өлгермәгәннәр дежур группа өчен тагын 300 сум түли. Әлеге сумма бала дежур группада аена бер тапкыр калса да, 30 көн калса да, үзгәрми. Шулай итеп, ата-анага бер баланы бакчага йөртү аена 3297 сумга төшә. Бу әле 400 сумнан да арзан булмаган түгәрәкләрне һәм ручка, карандаш, дәфтәр ише вак-төякләрне исәпкә алмаганда.

Казан шәһәренең 177 нче номерлы балалар бакчасы

Дөрес, "Балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен, төгәлрәге, 70 процентка якынын, дәүләт үз өстенә ала. Барлык ташламалар һәм субсидияләр дә сакланачак", - дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә балалар бакчасында әти-әниләр түли торган сумманың бер өлеше кире кайтарыла. Беренче балага - 20, икенче балага - 50, ә өченчегә 70 процент күләмендә компенсация каралган. Әлеге түләүләр гаиләдәге керемгә карамыйча, бөтен кешегә дә түләнә. Моннан кала, әгәр гаиләдә кеше башына керем 20, 10 мең сумнан азрак булган очракта, өстәмә компенсация билгеләнә. Керем азрак булган саен, компенсация күләме дә зуррак була. Моның өчен алты ай саен социаль яклау бүлегенә документлар пакеты беләнмөрәҗәгать итәргә кирәк. Күп балалы гаиләләр әти-әниләр түләргә тиеш булган сумманың 50 процентын гына түли. Шулай ук компенсацияләр дә ала алалар. Инвалид, туберкулез интоксикацияле, ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бушлай йөри.

Түләүләр арту һәм дежур группалар турында әти- әниләрнең фикерен дә белештек.

Ирина Яковлева, бер бала анасы, Казан:

- Балалар бакчаларының 10,5 сәгатьлек эш графиклары гадәти эшләүче ата-ана өчен бик уңайсыз. Дежур группалар булдыру - ата-анадан акча җыюның тагын бер ысулы, дип саныйм. Эштән соң, ашыга-ашыга кайтып, тиешле вакытка аена бер генә тапкыр җитешми калсаң да, 300 сум түләү - гаделсезлек ул. Кемнәрдер әлеге группага ае буе йөреп шул ук акчаны түли бит. Шуның өчен, дежур группага түләү баланың анда үткәргән минутларына, сәгатьләренә карап саналырга тиеш, дигән фикердә мин. Балалар анда ашамый, дәресләр дә укымый, бары тик уйныйлар гына. Аннан соң, садикның бар баласын шушы уртак дежур группага җыю - бер-берсенә төрле инфекция, вируслар йогу мөмкинлеген арттыра дип уйлыйм.

Светлана Аксакова, өч бала анасы, берсе садика йөри, Сарман районы, Ләке авылы:

- Бер дә сөендерә торган хәл түгел. Авыл җирендә болай да акчага кытлык. Мин үзем балалар бакчасында няня булып эшлим. Түләү артуга ук, "акча җитми" дип, ике баланы садикка йөртми башладылар. Без, күп балалы булгач, льготалар белән 1300 сум түлибез. Садигыбызда бер генә катнаш группа, ул иртәнге җидедән кичке дүрткә кадәр эшли. Бу вакытка балаларны алып бетерәләр, дежур группа юк. Барлыгы ун бала йөри иде, хәзер сигезгә калдылар. Шуларның өчесе киләсе уку елында беренче класска бара. Авылда садик яшендәге балалар булса да, кыйммәт дип, йөртмиләр. Балалар аз калгач, бакчабызны ябып та куймагайлары, дип борчылып торабыз.

Владислав Домолазов, ике бала атасы, берсе садикка йөри, Түбән Кама:

- Улыбыз Матвейны шәһәрнең 70-нче номерлы махсуслаштырылган балалар бакчасына йөртәбез. Садик безгә бик ошый, дәвалау корпусы да бар, тәрбиячеләре дә яхшы. Бәяләре менә "тешли" торган. Моңа кадәр 4317 сум түли идек (бу бәягә түгәрәкләр, бүтән вак-төякләр керми). Быел тагын 600 сумга күтәрелә икән, дигән хәбәр таралгач, ата-аналар канәгатьсезлек белдереп, "түләмибез" дип, тавыш чыгардылар. Шуннан соң, әллә безне санга сугып, әллә үзләре уйлашып,түләүне 300 сумга киметтеләр. Хәзер - 4016 сум. Аллага шөкер, 300 сум да акча бит. Әлегә бездә бакчаларның эш сәгатьләре үзгәрмәячәк, диделәр.

Маргарита Иванова, бер бала анасы, Чаллы:

- Ел саен, диярлек, дәүләт балалар бакчаларында бәяләрне арттыралар. Бүгенге көндә баланы шәхси садикка йөртү, мөмкинлеге булган әти-әни өчен кулайрак та, дип саныйм. Айга бер сумманы түләп куясың да, җаның тыныч. Бөтен түгәрәкләре дә, вак-төякләре дә шуңа кергән. Балага индивидуаль игътибар да күбрәк эләгә. Өстәмә хезмәтләр дә уйлап тапмыйлар - кышын кар да көрисе, уенчыклар да алып киләсе түгел. Андый садикка йөрү аена, кимендә, 10 мең сумга төшә.

Илебезнең киләчәге булачак нарасыйларны шулкадәр акча түләп садикка йөртү - кызганыч хәл. Күңел бигрәк тә шуңа борчыла...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев