Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хатыны Клара Филиппова мәрхүм ире, Александр Филипповка хат язган

Бер ай дигәндә, Зәй районына ике тапкыр барып, әйләнеп кайттым.

Алексаедр Сергеевич, үзе исән вакытында, туган авылына еш кайтып йөрсә дә комачау итүдән куркыпмы, әллә артык тыйнаклыгыннанмы, район үзәгенә барып йөрмәде. Командировкаларга эше төшеп кайтканда да, үзенең - шушы төбәктән, шушы җирдән булуын да белгертмәде. Шуңа күрәдерме, райондашлары да - Александр Сергеевич Филипповның күренекле журналист икәнен белсәләр дә, якташлары аның турында җитәрлек дәрәҗәдә белмәүләре ачыкланды. Шуңа күрә, үз үлеменә кадәр хәзерләп калдырган, кырыкка якын китабы арасыннан -"Урман акланы" дигәнен бастырып чыгаргач, якташларына тарату теләге белән Зәй районында китапны тәкъдим итү чарасын оештыру кирәктер дип уйладым. Кеше китә, эше белән хезмәте кала! Александр Сергеевич - үз халкын бик тә хөрмәтләде, якын итте. Лаеклы ялына чыккач, ундүрт ел буена "Керәшеннәр антологиясен"язды һәм Камчаткаларга кадәр барып керәшен-карендәшләрен эзләп кайтты. Туган төбәгенең һәр камылын, һәр камышын, һәр агачын - җанлы кешеләргә тиңләп зурлады, язмаларында аларга җан өрде, алардан көч һәм рух алып яшәде. Урман сукмакларыннан йөргән яшьлек эзләрен сагынды, аларга мәдхия җырлады. Әйе, ул үзенең олы бәхетен - шул "бизмәннәрдә" үлчәде.

Александр Сергеевичның якташлары бу чарага, аеруча җавапчылык тоеп, матур хәзерләнгәннәр. Очрашу, истә җуелып калырлык, кайгылы истәлекләрдән башланып китте. "Урман акланы"китабын бастырып чыгару өчен, Александр Сергеевич, барысын да эшләде, әмма үзе бу китабын күрә алмады. 80 яшьлек юбилеена хәзерлек көннәрендә "Антологияне"язып тапшыргач, тагын - 1928-1935 елларда шагыйрь, язучыларны өстәргә кирәклеген - эксперт комиссиясе тарафыннан күрсәтмә алгач, Казан Үзәк милли китапханәг- Яшел Үзәннән бер ай дәвамында барып, бик күп язучыларны табып, аларның хезмәтләрен туплап бетерде. Кызганыч, ул язмаларын да һәм "Урман акланы" китабын да тиешле урынга - нәшерияткә тапшыра алмады. 20 гыйнварны - туган көнен ятагында каршылады, ә 06 февральдә мәңгелеккә безне ятим калдырып, бакыйлыкка күчте.
Александр Сергеевичның олы бәхетләре буларак- дәвамчылары - улы - Эдгар һәм кызы - Эльза һәм әниләре ерак араларны якын итеп Яшел Үзән шәһәреннән кайткан кунакларны зәйлеләр үз итеп, яратып каршы алдылар. Залда халык күп җыйналган. Александр Сергеевичның авылдашлары, классташлары һәм студент булып бергә укып йөргән иҗатташ дуслары - Тукмачёв Никифор Ионович белән бергә район җитәкчелеге дә очрашуның матур бизәге булдылар. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары - Акатьев Валерии Григорьевич, урындагы керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе - Яковлев Иван Федрович, китапханәнең йөзек кашы булган китап сөючеләр арасыннан - "Урман акланы" китабын укып чыккан, тамашачылар үз чыгышларында, якташлары белән горурланулары һәм яшь буыннарга үрнәк булырлык шәхес булуына шатландылар.
Казан шәһәреннән "Туганайлар" газетасы редакторы - Белоусова Людмила Даниловна мондый матур чараларны оештыруда вакытын һәм көчен дә кызганмавы белән мактауга лаек.
Гомумән, керәшен халкы оешкан, тырыш, хезмәт сөючән халык икәнен - Яшел Үзән шәһәрендә дә "Урман акланы" китабын укучылары белән очрашуда Халык язучысы- Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич), киң җәмәгатьчелеккә таныш профессор - Татьяна Григорьевна Дунаева, Татарстанның халык Россиянең атказанган артисты, алтын тавышлы - Георьгий Ибушевлар, Людмила Даниловна Белоусова җитәкчелегендә кайтып, шәһәребезне гөрләтеп, шаулатып, шатлыкка күмеп киткәннәр иде. Ә Зәйдәге бу истәлекле очрашуны "Урман акланы" китабын укучылар ялкынлы, ихлас чыгышларын тыңлау - үзе бер шөһрәтле мизгель булып күңелләргә кереп калды.

Александр Сергеевич! Дөньялыкта бик күп хезмәтләрен калдырып киткәнлегеңне якташларың тирән аңлый һәм синең "бәхетең" якташларың "бизмәнендә" үлчәнә һәм югары бәяләнә. Бу очрашуларда катнашкан изге күңелле шәһәрдәшләрең, якташларың, туганнарың, дусларың әйткән ягымлы , җылы ихластан яңгыраган сүзләр - сиңа Дога булып ирешсен, урының оҗмахта булсын!

Тыныч йокла!

К.М.Филиппова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев