Бүген Покрауны олылар бәйрәм итә - фото
Хәбәрләр

Бүген Покрауны олылар бәйрәм итә - фото

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Покрауны икенче көн бәйрәм итәләр

Покрауны бәйрәм итү элек дүрт көн барган. Беренче көн - бәйрәм көн, икенче көне – кунак килә торган, өченче көне – ботка көне дип аталган. Дүртенче көнне кунакны озатканнар.

Кичә генә Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә керәшен яшьләре Покрау бәйрәмен җырлап-биеп уздырганнар иде. Озак еллар уздырылып килүче әлеге бәйрәм - югары уку йортларына укырга кергән яшьләрне бер-берсе белән таныштыру, очраштыру өчен дә бик матур чарага әйләнде.

Бүген үзәктә - олы кунаклар – Казан керәшен хәрәкәте ветераннары очрашты. Көзге муллыктан, сый-нигъмәттән  тулы өстәлләр артында бәйрәм уза. Покрау пирокларына конкурс та оештырганнар. Хөрмәтле жюри фикере буенча җиңүчеләр булып Вера Васильева, Вера Семёнова һәм Анна Кузьмина табылган.


Нет комментариев