Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Наталья Младшина "кендек әбиләре" бәйрәмен билгеләп уза

8 январь – православ календаре буенча "кендек әбиләре" (повитуха) бәйрәме

Элек заманнарда фельдшер-акушерлар булмаган. Хатыннарга бәби табарга "кендек әбиләре" ярдәм иткән. 7 январь – Рождество – Христос туган көн. Икенче көнне "кендек әбиләрен" зурлаганнар, аларга бәйрәм ясаганнар. Бу көнне аларга рәхмәт йөзеннән бүләкләр биргәннәр. Бу бик күркәм гадәт булган. 
Шушы уңайдан, укучыларыбызны гомерен акушерлыкка багышлаган, яки, "кендек әбисе" Наталья Младшина белән таныштырабыз.
Аның  Балык Бистәсе үзәк район больницасында акушерка булып эшли башлавына 1 апрельдә 46 ел тула. Ул гомер буе хатыннарга бәби таптырган. 
Наталья Александровна да бу бәйрәмне билгеләп үтүләре турында сөйләде. «Без бала тудыру бүлегендә бервакытта да медсестралар көнен билгеләп үтмәдек. Арабызда мөселманнар булса да, без һәрвакыт 8 январь – "кендек әби"ләре бәйрәмен зурладык, өстәлләр көйләп, бүләкләр алыштык»,- дип билгеләде ул.  

Барлык "кендек әби"ләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев