Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров Хәния апа җырын башкара - ВИДЕО

Бүген Хәния Фәрхинең арабыздан киткәненә 4 ел

Татар эстрадасы йолдызы 2017 елның 27 июлендә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы 29 июльдә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады. Хәния Фәрхи Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

  • Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.
  • Хәния Фәрхи репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары -  "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".   

 

Халкыбыз Хәния Фәрхине сагына, җырчыларыбыз аның җырларын башкара. Карендәшебез Вадим Захаров, үзенең юбилей концертында Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышлап, мәрхүмәнең репертуарыннан да бик моңлы җыр башкарды. Хәния Фәрхи исән чакта, зур хөрмәт белән Вадим әлеге җырны башкарырга ризалык алган булган.

Әле җырның видеоязмасын карагыз!

"Татар-информ" материалларыннан алынды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X