Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген керәшеннәр халкыбызның рухи җитәкчесе Павел әтей белән хушлашты - фото, видео

Бүген, 10 август көнне, барлык керәшен дөньясы Казандагы Тихвин Алла Анасы чиркәве священнигы, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавалеры, Татарстанның "Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе, протоиерей Павел Павловны соңгы юлга озатты.

Иртә белән Казан шәһәренең Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәвендә Татарстан Республикасының күп кенә районнарыннан керәшен священниклары катнашында литургия узды. Биредә Казан духовная семинариясе профессоры, протоиерей Алексей Колчерин, керәшеннәрнең духовная миссия җитәкчесе Димитрий Сизов, Алексеевск благочиниесының Благочинные протоиерей Павел Чурашов, Мамадыш благочиниесының Благочинные Владимир Иванов, Балык Бистәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизов, священниклар Рафаил Фёдоров, Валерий Кузьмин, Александр Расторгуев, Пётр Ярушкин, Олег Батаев, Павел Малышев, Герман Чурашов һ.б. катнашты. 

Татарстан Митрополиясеннән Казан Епархиясе секретаре, протоиерей Владимир Самойленко барлык керәшеннәрнең кайгысы белән уртаклашты. "Отец Павел үзен изге, рухи белемнәр белән баетты. Ул Ходайга, үзенең керәшен халкына ялкынланып хезмәт итеп яшәде. Сез һәммәгез дә аның армыйча башкарган хезмәтләренең шаһитлары булдыгыз.  Шуңа күрә бүген без аны олы рәхмәтләр белән соңгы юлга озатабыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Отец Павел күп еллар тәрҗемәчелек эшен җитәкләде, күп кенә мөһим проектларның инициаторы булып торды. Ул керәшен телендә Яңа Завет,  дүрт Евангелия, чиркәү текстлары тәрҗемэлэрен бастырып чыгарга иреште. Бүген миңа җирләү чинының керәшен теленә тәрҗемәсен күрсәттеләр. Бу Отец Павел тарафыннан башкарылган тәрҗемә. Ул зур хезмәт. Аның бу эше 2017 елда бастырылып чыккан", - диде ул.

Бу барлык керәшеннәр өчен дә кайгылы көн. Отец Павелның халкы өчен башкарган эшләре чиксез. Ул барлык керәшеннәрне бергә җыйнап, һәммәбезне дә Ходай юлына бастырган кеше. Отец Павел белән хушлашу өчен бирегә бик күп карендәшләребез, халкыбызның күренекле кешеләре, танылган галимнәр, сәнгать эшлеклеләре килде. Алар арасында “Ак Барс Холдинг” компаниясенең генераль директоры, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Егоров, оешма нын исполком житэкчесе Людмила Белоусова, Мамадыш районы администрациясе башлыгы Анатолий Иванов, галимнәр Геннадий Макаров, Николай Максимов, Аркадий Иванов, Татьяна Дунаева, "Бермянчек" ансамбле директоры Артур Поляков, Республика керәшен оешмасының район һәм шәһәр булеклэре җитәкчеләре, керәшен хәрәкәте ветераннары, активистлар, яшьләр бар иде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты аппаратының милли эшләр буенча Идарә җитәкчесе Данил Мустафин да биредә иде.

Отец Павел Павлов Казан шәһәренең Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәве территориясендә, Табыну качы янәшәсендә җирләнде.

Бу турыда тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе санында укыгыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев