Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бӱген Изге Ксенияны искя ала торган кöн

6 нче февраль Арыу Жыйын Россия калыгыныҥ жараткан изгесе Христось öчöн жюляргя салыныучы Петербургь каласыннан изге Ксенияны искя ала

Изге Ксения Петербургта тыуыб ӱся, дворяннар ырыуыннан була .Изге Ксенияга 26 жяшендя кинят кеня ире тяӱбясез ӱлеб китя. Бер тöн эчендя аныҥ тормошо ӱзгяря. Ул бар байлыгын öляшеб бетереб, иҥ ауыр жулны-Христось öчöн жюляргя салыныу жулын сайлый.

Иренеҥ киемняреня кейенеб, ӱзен иренеҥ исеме белян атаб, 45 жыл урамда жяшей. Жарлыларга булышыб, кöне- тöне теляктя уздыра гумерен. Ӱзе исян вакытта ук аныҥ теляге белян бик кӱб кешеляр, балалар чирдян тереляляр, тормошлары жайлана.

Изге Ксениянеҥ изге тяне Санкт-Петербургта Смоленск зиратында часовняда саклана.

Кондакь: 8нче кöй:

"Эй бяхетле изге Ксения, син жугарыгы эямнелекне теляб, тюбяндяге тян матурлыгын чыннаб ташлаган, мäшäгäтле дöньяне жаратмыйчы пяриштяляр кюк тороб ӱлгян, алар белян барыбыз öчöн дя Алла Христоска туктаусыз инял."

Зурлау:

"Эй изге Ксения, сине зурлыйбыз, сине исебезгя алыб кадерлейбез, син дя безнеҥ öчöн Аллабыз Христоска инялясеҥ."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев