Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Арыу Жыйын изге ата Серафимь Саровскiйне искя ала

15 нче январь Арыу Жыйын изге ата Серафимь Саровскiйне искя ала

Ололой торган тропарь:
"Эй изге äтей! жяш чагыҥнан бирле син Христосны сöйгян, Бер Аҥар гна кызмят итеӱеҥне кюҥелеҥ белян теляб, буш урында туктаусыз теляктя, кызмяття торган. Жыуаш кюҥелеҥ белян Христоска жараулы булыб, Алла Анасыныҥ сöйöклö сайлаганы син булган. Шуҥар кюря сиҥа жырлаб äйтябез: эй изге Серафимь äтей! телякляреҥ белян безне коткара кюр".
Даннау:
"Эй жараулы ата Серафимь, Сине данныйбыз, эй монахларны öйрятеӱче, эй пяриштяляр белян сöйляшеӱче, Сине исебезгя алыб кадерлейбез".

Саров урманы келлиядя
Серафимь äтей жяшягян,
Жалкын уттай телякляре
Жяшен булыб жяшнягян.

Каты чирляр чорнаганда
Ӱлем куркынычы килгяндя,
Ходай зур кодрятен салган,
Алла Анасы "Билге"биргяндя.

"Бу безнеҥ ырыудан" диеб
Тöртöб кулын кюрсяткян.
Серафимь жактырткычы
Кешегя жулын кюрсяткян.

Бöтöн Рясяй калкы öчöн
Ходайыбызга жалбарган.
Тюбянняр, ололар, толлар,
Киряк барга аҥар барган.

Меҥ кöн-тöнняр жалгаб
Салкын ташка тезлянгян.
"Эй Алла,изге бул", дейеб
Жарлыкау жаны эзлянгян.

Дивеево монастырын да
Изге Ана Ӱз öлöшеня алган.
Кызларына изге Серафимь
Кайгыртыучан ата булган.

Эй Рясяй жактырткычы,
Кäлсезляр без, коройбыз.
Без öчöн Ходайга эйнял,
Жарлыкау без соройбыз.

Лидия "Эчке дöнья бакчасы"

Эй Рясяй жактырткычы, изге атабыз Серафимь, без жараусызлар öчöн Ходайга эйнял, жаннарыбызны коткарсын ыйы.
Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X