Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Безнең йорт – Татарстан» фестивалендә карендәшләребезне бүләкләделәр

Халыклар бердәмлеге көнендә «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенең концертлар залында «Безнең йорт – Татарстан» республика этнокультура фестиваленең гала-концерты узды.

Фестивальнең төп максаты – Республикада яшәүче халыклар бердәмлеген ныгыту, күп милләтле мәдәниятне саклау, үстерү һәм популярлаштыру. 2022 елда Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә узган сайлап алу зона турларында иң яхшы иҗат коллективларын сайлап алдылар. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча фестивальнең гала-концертында катнашу өчен 900дән артык катнашучы һәм 70тән артык милли коллектив катнашты. Алар республикада яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен һәм йола-гадәтләрен чагылдыра.

Гала-концертта фестивальнең лауреатларын һәм «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да оештырылды. Бүләкләнүчеләр рәтенә кергән карендәшләребез арасында Биектау кызы Амелия Феофанова һәм Теләче районы Субаш авылының "Нардуган" фольклор ансамбле һәм Балтач районының Субаш авылы мәдәният йорты каршында оештырылган "Туганай" халык фольклор ансамбле дә бар. Аларга фестивальнең Лауреатлары исеме бирелде. 

Фото: Халыклар дуслыгы йорты ВКонтактедагы төркеме

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев