Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безнекеләр Уфада

10-16 апрель көннәрендә Уфада "Золото тюрков" Халыкара төрки яшьләр форумы уза.

Анда үз төбәкләрендә яшәүче төрки халыклар­ны өйрәнү, саклап калу һәм үстерү потенциа­лы белән кызыксынган яшьләр оешмаларының лидерлары катнаша. Де­легатлар арасында керә­шен яшьләре активист­лары - Елена Чулакова, Юлия Савельева һәм Ири­на Иреева да бар.

Форумда кызларыбыз күптөрле сәләтләрен күрсәттеләр

Форумның програм­масы берничә блокка бүленгән. Алар барысы да аң­-белем бирүгә һәм милләтара мөнәсәбәтләр­не ныгытуга юнәлтелгән. Төрки яшьләрнең мөмкин­лекләрен тормышка ашы­рырга ярдәм итү, Россия­дә яшәүче халыкларның культурасын һәм төрки халыкларының мәдәни­ тарихи мирасын үстерү - форумның төп мәсьәләсе булып тора. Чараның фор­маты белем бирү програм­масын, мастер­-класслар, интерактив дәресләр, иҗади сессияләрне үз эченә ала.

Форумның бурычлары - төрки телле халыклар яшәгән төбәкләрдә төрки мәдәниятен өйрәнү, саклау һәм үстеү буенча проект­лар эшләү; мәдәни-­тарихи мирас белән шөгыльләнү­че яшь белгечләр базасын формалаштыру, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәү­че яшьләрне берләштерү һәм мәдәниятләре белән үзара алмашу өчен мөм­кинлекләр тудыру.

Форумны оешты­ручылар - Яшьләр эшләре буенча федераль агент­лык, Әхлак һәм мәдәни мирасны саклау фонды, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев