Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Безнең ил" пленэрында ясалган картиналарның бер өлеше Зәйгә биреләчәк

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Безнең ил" республикакүләм пленэрына нәтиҗәләр ясалды

7 сентябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Безнең ил" республикакүләм пленэрының эше буенча түгәрәк өстәл узды.

Чарада Татарстан Республикасы рәссамнары союзы председателе Альберт Шиабиев, аның урынбасары Мөддәрис Мингазов, Татарстан Республикасы рәссамнары Союзы члены Илья Максимов, рәссам Виктор Селивёрстов, танылган скульптор  Эдгар Филиппов, керәшен курчаклары ясаучы Лидия Ломакина, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева һәм башкалар катнашты. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Регина Камалова, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина чарага онлайн рәвештә кушылдылар. Чараны Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова алып барды.

Түгәрәк өстәлдә 28 июнь–12 июль көннәрендә Зәй районында узган "Безнең ил" республикакүләм этнорәссамнар пленэрына нәтиҗәләр ясадылар. Пленэрда Татарстанның Алабуга, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Яшел Үзән, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән, Чувашиянең – Чебоксар, Башкортстанның Уфа һәм Киргизиядән килгән рәссамнар катнашкан иде. Алар Зәй районында урнашкан керәшен авылларының пейзажларын төшерделәр, зәйлеләр белән очрашып, аларның портретларын ясадылар. Нәтиҗәдә 40тан артык сәнгать әсәре туды.

12 июль көнне картиналар Зәй районында булып узган Питрау бәйрәмендә халыкка тәкъдим ителде. Ә инде 17 июльдә Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында узган XXII "Питрау" Республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә картиналардан зур күргәзмә оештырылды.

Хәзер картиналарны Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә күреп була. Тиздән,  Зәй керәшеннәре айлыгыннан соң, картиналарның бер өлеше Зәй районына кайтарылачак. Ә икенче өлеше мәдәни үзәктә калачак, дип хәбәр иттеләр.

Күргәзмәне мәдәни үзәкнең эш көннәрендә (понедельник–пятница) теләге булган һәркем килеп күрә ала. (Мәдәни үзәк 10.00дан 17.00га кадәр эшли).

Пленэрда керәшен рәссамнары гына катнашмады. Рәссамнар арасында татарлар да, руслар да һәм башка вәкилләре дә бар иде. Рәссамнар пленэрда, керәшеннәрнең яшәү рәвешләрен, йола-гадәтләрен, мәдәниятен күзәтеп һәм өйрәнеп, халкыбызны үзләре өчен яңа яктан ачканнар.

Пленэр Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы рәссамнары Союзы, Зәй муниципаль районы белән берлектә оештырылды. Түгәрәк өстәлдә пленэрда катнашкан рәссамнарга һәм оештыручыларга рәхмәт әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев