Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Без - Татарстанның байлыгы

15 - 18 ноябрь көннәрендә Казанда "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" ("Дружба народов - богатство Татарстана") IV Яшьләр милләтара форумы уза. Инде берничә ел уздырылучы әлеге форум Россия яшьләренең милләтара мөнәсәбәтләр гармонизациясен көйләүдәге осталыкларын һәм тәҗрибәләрен үстерүгә юнәлдерелгән республика мәйданы булып формалашты. Форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе,...

15 - 18 ноябрь көннәрендә Казанда "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" ("Дружба народов - богатство Татарстана") IV Яшьләр милләтара форумы уза. Инде берничә ел уздырылучы әлеге форум Россия яшьләренең милләтара мөнәсәбәтләр гармонизациясен көйләүдәге осталыкларын һәм тәҗрибәләрен үстерүгә юнәлдерелгән республика мәйданы булып формалашты.

Форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге хакимият органнары вәкилләре, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитет җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан халыклар Дуслыгы Йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, республика муниципаль районнары һәм шәһәрләре милли-мәдәни автономияләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.

Пленар утырышта Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясы Советы рәисе Тимур Кадыйров 2016 елда студентлар һәм яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне камилләштерү өлкәсендә башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.

Форумда Татарстан һәм Россия буенча 30дан артык милләт вәкиле булган 180 яшь активист катнаша. Алар арасында Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова, Татарстанның башка районнарыннан да актив керәшен яшьләре бар.

Укыту программасы дүрт юнәлештә эшли: "История", "Центр компетенции СМИ", "ПараПлан" һәм "Кибердружина".

Кичә иртән форумда катнашучылар Казан Кремлендә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салу акциясе уздырды.

"Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" форумы кысаларында катнашучылар төрле милләтләрнең мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре турында белемне арттыручы, этнослар үзенчәлекләре һәм тарихи-милли фактларга нигезләнүче квест уйлап табу буенча; "Дуслык эш ярата" спорт, мәгариф, милли-мәдәни актиясенең юл картасын әзерләү турында; милләтара һәм конфессияара темаларны объектив рәвештә яктырту буенча мастер-класслар үткәрү һәм башка юнәлешләрдә белемнәрен арттырачаклар.

Фотолар Халыклар Дуслыгы йорты сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев