Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Без синең белән горурланабыз!

21 апрельдә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбендә "Татарстанның музейлы язы" кысаларында "Без синең белән горурланабыз!" дип исемләнгән чара уздырдык. Ул легендар җитәкче һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Павлович Кулаковка багышланды.

Әлеге чарага Николай Павловичның ярдәмчеләре Иван Александрович Долгов, Иван Николаевич Александров һәм ветеранның тормыш иптәше Дарья Александровна чакырылды. Алар Николай Павлович Кулаков турындагы хәтирәләрне яңарттылар.

Николай Павлович "Таң" колхозын 29 ел җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә мәдәният йорты, фермалар, гараж комплекслары, амбар, бәрәңге саклау өчен котлован, хайваннар азыгы саклау цехы, заправка станциясе, Керәшен Сәрдәсе һәм Көлкәмәр авылында яшәүчеләр өчен 30 йорт салынган. Урта мәктәп һәм мәктәп яны участогында салынган 8 бина да - аның хезмәте. Бу мәктәптә 7 авылның балалары укыган.

Тырыш хезмәте өчен, Николай Павловичка "Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелгән, "Ленин", "Мактау билгесе", "Хезмәт Кызыл Байрагы" орденнары белән бүләкләнгән. Николай Павлович Кулаков безнең күңелләрдә авыл хуҗалыгы өчен җанын-тәнен биреп хезмәт куйган бөек, легендар җитәкче булып мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев