Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Максимов (Семёнов) Иван Максимович (1927-2000)

Максимов (Семёнов) Иван Максимович

Максимов (Семёнов) Иван Максимович (1927-2000)

Әтиемнең әтисе Иван Максимов 1927 елның 26 мартында Мамадыш районының Ташлыяр авылында милиция хезмәткәре Семенов Максим һәм Аграфена гаиләсендә туып үсә. 1944 елны аны армиягә алалар. Бабай Тын океанда диңгез флотында су асты көймәсендә адъютант булып хезмәт итә. Алар ике тапкыр Америкадан Сахалинга корал алып кайталар. 1945 елгы рус-япон сугышында, портка чыккач, бабамның командирына (исем-фамилиясе билгесез) һөҗүм ясыйлар. Бабам аны төртеп җибәрә һәм һөҗүмне үз өстенә ала. Аның чигәсенә пычак белән кадыйлар. Шуннан соң, бабай елдан артык госпитальләрдә ятып чыга, эпилепсияле булып кала. Командир үзен үлемнән саклап калган адъютантына рәхмәтле булган, госпитальдә дә хәлләрен белешеп торган. Бабай 1946 елда авылга кайта.

1949 елда Юкәче авылы кызы Ольгага өйләнеп, гаилә корып җибәрәләр. Берничә елдан соң 2-3 кадак арыш урлаганы өчен, бабамны 9 елга төрмәгә утырталар. Ул вакытта әби йөкле булып кала. Тик беренче балаларына озак яшәргә язмаган, тугач та ул үлә. Бабай төрмәдә командирына, ярдәм сорап, хат яза, һәм аны ике елдан соң авылга кайтаралар.  Әби белән бергә дүрт малай үстерәләр. Бабай җәен көтү көтә, кышын атлы эштә эшли торган булган. Ул бик ипле, җайлы, яхшы кеше була, шуңа күрә аны авыл халкы да бик ярата. Сабан туйларында бил алышып, көрәшергә яраткан. Көндәшен беркайчан да имгәтмичә, йомшак итеп алып сала торган булган.

2000 елның 19 ноябрендә бабай арабыздан китеп барды.

Светлана Максимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев