Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Беркайчан да салма беләзегеңне...”

Бу беләзек турында безгә Тукай районыннан Людмила Адамова сөйләде

Беләзеккә ничә ел икәнен төгәл әйтә алмый, бик борынгы инде ул. Аны әбисенең әбисенә, 16 яшенә бүләк итеп, әтисе тәңкәләрдән ясаткан булган. Әбисе сөйләве буенча, элек каяндыр килеп, авылдан-авылга  йөрүче осталар шундый затлы бизәнү әйберләре ясап бирә торган булганнар.

Үлкә әбием 100 яшенә кадәр яшәде. “Бәхетле кеше бәйрәмдә туа, изге кеше бәйрәмдә чын дөньяга күчә” дигән әйтем бар. Әбием Казанскийда туган, Покрауда бу дөньядан китте, – дип үзенең хатирәләре белән уртаклашуны дәвам итте Людмила Адамова. –  Ул нәселдән-нәселгә күчә торган беләзекне миңа биреп калдырды. Аның үзенә дә ул беләзек әбисеннән калган. Мин аны кече кызымның кызына калдырырга тиешмен. 
 Минем тормышымда аның шундый тарихы да бар. Мин аны яшьтән үк, бер дә салмыйча киям. 
Университетта укыганда укытучыбыз, язучы  Мөхәммәт Мәһдиев тә бу беләзеккә игьтибар иткән иде. Каян алуым хакында сорашты. “Беркайчан да салма беләзегеңне, ул сине чирдән, явыз күздән саклаячак”, – дигәне гел истә. 
Шулай ук, миндә әбием Ольга Аксеновнадан калган сүрәкә дә саклана. Анысын да 16 яшендә, кияүгә чыкканда кидергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев