Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бергәлек, бердәмлек кояшын ялтыратып

Керәшен культурасына багышлап, Теләче районының Олы Нырсы мәктәбендә “Җәшнә, кояш, җалтыра” фестивале уздырылды

Анда Балык Бистәсе, Саба, Питрәч һәм Теләче районнарының сәләтле балалары катнашты. Беренче мәртәбә генә оештырылса да, төрле районнарның мәгариф идарәләре, җирле керәшен җәмгыятьләре һәм укытучыларның, укучыларның уртак тырышлыгы белән, бу бәйрәм балаларның республика күләмендәге керәшен культурасы фестиваленә әйләнде.

Мәктәп ишеген ачып керүгә үк, керәшен милли киемендәге укытучылар, укучылар һәм җете төсләре белән үк үзенә тартып торган кул эшләре күргәзмәләре күзгә ташланды. Бәйрәм башланганчы, мәктәп директоры, район керәшен җәмгыяте җитәкчесе Петр Чернов белән бер-ике авыз сүз алышырга да өлгердек. Районда бүгенге көндә алты керәшен авыл бар икән: Субаш, Колбагыш (Иске Карабаян), Югары Мирәтәк, Петровский, Алга. Олы Нырсы мәктәбендә дә берничә керәшен авылыннан йөреп укучы балалар бар.

Петр Черновның тирә-як районнардагы балаларны җыеп, толерантлык үрнәге буларак, шушы фестивальне уздыру идеясен район җитәкчелеге дә хуплаган. Бу – фестивальне ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин ясаган чыгышта да ачык күренде. “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында шушындый бәйрәмнең оештырылуы республикада татар, рус һәм керәшен халыкларының тату яшәвен, дус эшләвен күрсәтә. Керәшен карендәшләр үз гадәтләрен саклап яшиләр, без сезгә сокланабыз, үрнәк алабыз”, – дип әйтеп узды ул. Шулай ук, фестивальдәге чыгышларны карап, бәя бирүче жюрида район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Алия Сабирова, районның балалар иҗат үзәге җитәкчесе Зөлфия Мәхмүтованың булуы Теләче җитәкчелегенең керәшеннәргә аеруча ихтирамлы мөнәсәбәттә икәнен күрсәтә. Сүз уңаеннан, республика керәшен иҗтимагый оешмасы исеменнән чыгыш ясаучы Ирина Муллинаның, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Светлана Борисованың да катнашуы фестивальнең  дәрәҗәсен тагын да арттыра төште. 

Мәктәп залында чыгыш ясаучы укучылары өчен дулкынланып утырган укытучылар, остазлар өчен, соңыннан “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Григорьева керәшен биюе үзенчәлекләре буенча, чын мәгънәсендә, мастер-класс уздырды дип әйтергә була. “Тырышлыклары, эзләнүләре өчен рәхмәт, киләчәктә репертуар сайлаганда озынрак, моңлырак көйләргә игътибар итегез”, – дип киңәшен дә бирде.  Елена шикелле, республикадагы районнар һәм шәһәрләрнең фольклор коллективларын өйрәтерлек, алар  өчен махсус семинарлар уздырырлык әзерлекле белгечләре әле тагын да бардыр керәшеннең.

5-11 яшьлекләрдән һәм 12-18 яшьлекләрдән торган ике төркемгә бүленеп, төрле номинацияләрдә уздырылган фестивальдәге һәр чыгышны олы сәхнәләрдә күрсәтерлек.   Илгизәр Кашапов (Саба районы, 1нче гимназия), Арсений Гаврилов (Питрәч районы), Эльза Гордеева (Балык Бистәсе районы), Юлия Демидова (Теләче районы), Данис Нигъмәтҗанов (Теләче районы), Эльза Кашапова (Арча педагогия колледжының беренче курсы студенты) һәм башка барлык укучылар, фольклор коллективлары, гаилә ансамбльләре чыгышын өч сәгатькә якын тыңлап утырсам да, арадан берсен генә аерып күрсәтә алмас идем. Ул чыгышларның һәркайсына керәшен һәм татар балаларының бар осталыгы, керәшен җырларын яратып башкаруы салынган.

Фестиваль азагында барлык номинацияләрдә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар тапшырылды. 

 

Фирая МОРАТОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев