Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Беренче тракторчы Юлия Мамакованың фотосурәте Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана

Мамакова Юлия Афанасьевна Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылында 1921 елда туган

1938 елда ул тракторчылар курсын тәмамлый. 1945 елга кадәр Балык Бистәсе районының Бирдебәк МТСында тракторчы булып эшли. Кияүгә чыга, бер-бер артлы 7 бала таба, бүгенге көндә 5се исән-сау.
“1940 елда җырак бабайны “халык дошманы” дип атыйлар, соңыннан гына аклыйлар. 1941 елда сугыш башлангач, халык ачлыктан интегә. Әнием тракторчы булгач, өстәмә паек бирәләр. “Беркөн өйгә кайтсам, 6 сеңлем ачлыктан шешенеп, ялан тән, мич башында яталар. Шул вакыттан, паегымны туганнарыма кайтара идем, ә үзем Кадерәк дигән авылда бер хатында, квартирада тордым. Тавыкларга пешергән бәрәңгесен урлап ашый идем”, – дип сөйли иде әнием.
Эшләү дәверендә бик күп мактау грамоталарына лаек булган. Съездга да делегат итеп чакыралар, тик ни сәбәпледер бара алмаган. Татарстан Республикасы Милли музеенда авыл хуҗалыгы бүлегендә әниемнең фотосы да эленеп тора. “Мамакова Юлия Афанасьевна – первая трактористка СССР” дип язылган.
Сугыш беткәнне Кадерәк кырларын сукалап йөргәндә ишетә ул. Укучылар мәктәптән кайтып барганда: “Ура, сугыш беткән” дип кычкыруларын ишеткәч, трактордан сикереп төшеп, җирне тырный-тырный елаганын сөйләгене бер дә истән чыкмый",  – дип язды кызы Анастасия Федорова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев