Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Беренче керәшенчә марафонга 40 кеше кушылды

«Туганайлар» редакциясе старт биргән марафон гөрли.

Язның беренче көнендә тәүге "Керәшенчә марафон" башланып китте. Өч көн эчендә аңа республикабызның төрле районыннан 40 карендәшебез кушылды. 

ВКонтакте социаль челтәренең лентасы тагын да ямьләнеп китте. Беренче көнне катнашучылар үзләре белән таныштырды, кичә үз нәселләре, кушаматларының килеп чыгышлары, нәсел тамгалары, кадерлеләре турында яздылар. Ә бүген гаилә мираслары турында сөйлиләр. Язып кына түгел, матур фотолар, видеолар да куялар. 

ВКонтактеда #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны дигән хештеглар аша кереп укысагыз, гаҗәеп уңган, булган карендәшләребез белән таныша аласыз. Катнашучылар үзләренең йөрәк түрләрендә булган иң кадерле истәлекләре белән уртаклаша.

Алга таба катнашучылабызны тагын да кызыклырак темалар көтә: милли аш-су, керәшен тәрбиясе бирү, язучыларыбыз, артистларыбыз, иман һәм башкалар.

Катнашучыларыбызның исемнәрен дә аерым язып үтәсе килә. 
1. Лидия Пасыева, Мамадыш районы, Усали авылы
2. Эльвира Аксакова, Мамадыш районы Усали авылы
3. Нина Фадеева, Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы
4. Ольга Гыйлметдинова-Чемкина, Казан шәһәре
5. Раиса Герасимова, Кукмара районы, Кызыл тау авылы
6. Тамара Муханова, Казан шәһәре
7. Евдокия Толстова, Балык Бистәсе районы
8. Алёна Дусманова, Тукай районы, Борды авылы
9. Людмила Барсукова, Зәй районы Әхмәт авылы
10. Лидия Тараканова, Красноярский край, д. Комаровка
11. Владимир Смирнов, Мамадыш районы, Усали авылы
12. Любовь Павлова, Кукмара районы Үрәсбаш авылы
13. Надежда Токранова, Казан
14. Ольга Шупшина, Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы
15. Лариса Васильева, Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы
16. Ясминур Гыйззәтуллина, Менделеевск районы Сәйтәк авылы
17. Лариса Ахметшина, Мәлкән
18. Степанова Маргарита, Лениногорск районы, Федотовка авылы
19. Рәмзия Зиһаншина, Зәй районы Куш-Елга авылы
20. Владислав Домолазов, Түбән Кама шәһәре
21. Роза Маракина, Сарман районы, Түбән Чыршылы авылы
22. Нина Тимофеева, Биектау
23. Галина Михайлова, Мамадыш районы, Владимир авылы
24. Валентина Сурнаева, Кайбыч районы, Соравыл авылы
25. Ольга Афонова, Түбән Кама шәһәре
26. Мария Петрова, Мамадыш районы, Дүсмәт авылы
27. Галина Шарифуллина, Мамадыш шәһәре
28. Светлана Чернова, Зәй районы, Якты Күл авылы
29. Лариса Кибякова, Балык бистәсе, Алан-Полян авылы
30. Светлана Максимова, Питрәч районы
31. Римма Самигуллина, Арча районы Сәрдәбаш авылы
32. Нина Трушова, Мамадыш районы Колышчы авылы
33. Инна Драндрова, Кайбыч районы Олы Тәрбит авылы
34. Григорий Дементьев, Чаллы шәһәре
35. Роза Галкина, Мамадыш шәһәре
36. Алена Низамова,  Казан шәһәре
37. Елизавета Кирушина, Мамадыш районы, Албай авылы
38. Роза Евдокимова, Тукай районы Мәләкәс авылы
39. Зинаида Пестрова, Түбән Кама шәһәре

Марафон 21 көн дәвам итәчәк. Сез дә кушылырга өлгерәсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев