Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер-берсен аңлап, юл куеп яшиләр

Питрәч районының Янсуар авылында гомер итүче Наталья һәм Александр Зимуровларның гаилә коруларына тиздән 60 ел була. Аларның тормыш корабы, җил-давылларга бирешмичә, бүгенге көннәргә ничек килеп җиткән? Бәхетле гаилә сере нәрсәдә?

Билгеле булганча, 15 майда халыкара Гаилә көне билгеләп үтелде.  Гаилә үзе нәрсә соң ул? Әгәр шул сорауны бирсәң, кемдер – тугрылык, икенче берсе – мәхәббәт, ә башкасы  бер-береңә таяныч булу дип әйтер иде, мөгаен. Алар белән тулысынча килешергә буладыр. Балаларга төп тәрбия бирү, аларның тормышка карашы формалашуы – гаиләдә, дип уйлаучылар да хаклы. Ә бәхетле, тату гаилә сере нидә икән?

Наталья түти белән Александр дәдәй әйтүенчә, бәхетле гаилә сере – бер-береңне аңлауда, юл куя белүдә. Иң мөһиме, арада ышаныч булдыру. “Без көнләшмәдек, киңәшләшеп, бер-беребезнең фикерен тыңлап яшәдек. Кайгы-шатлыкларны бүлештек, бар нәрсәбез уртак булды”, – дип сүзен башлады Наталья түти.

Аларның икесенең дә  сабый чаклары сугыш чорына, авыр елларга туры килгән. Алар буыны күпне кичергән. Өскә киярлек кием, ашарлык ризык булмаган.  

“Ирләре сугышта үлеп калган хатын-кызларның җир тырнап елаганнары күзалдымда тора, – дип сөйләде Наталья түти. – Ул чакта шырпы, тоз, кием-салым юк. Аякка кияргә булмагач, урамга чыга алмаганны хәтерлим. Әнинең кырдан эштән кайтканын көтеп, өйдә, мич башында утыра идек. Әбигә зур рәхмәт, безне бик яхшы тәрбияләде”.

Тормышлар ничек кенә авыр булмасын, барыбер, яшьлек үзенкен итә. Эштән бушагач, кичләрен клубка йөриләр, түгәрәк уеннары уйныйлар. “Ул вакытта уеннар бик күңелле узды. Урамнар яшьләр, бала-чага белән тулы була иде”, – дип искә төшерә Наталья түти.

Алар тормышта үзләренә парны әллә каян эзләп йөрмәгәннәр, үз районнарында тапканнар.

“Очрашып, сөйләшеп йөргән кыз белән егет идек. Сабантуй бәйрәмендә күрешеп, гомергә бергә булырга, аерылмаска дип сүз куештык. 29 май  иде, – дип сөйли гомеренең иң күңелле көне турында Наталья Петровна. – Ул мине килеп алды. Якыннарыбыз гаилә коруыбызга каршы килмәделәр. Киресенчә, безнең бәхетебезгә сөенделәр генә”.

Шулай итеп, Керәшен Сәрдәсе кызы Наталья үзләреннән 15 чакрым ераклыктагы Янсуар авылына килен булып төшә. Эш сөючән, алтын куллы терлекче Александр белән тырыш Натальяның гаилә тормышы күпләр өчен үрнәк була. Наталья Петровна да, ире Александр Михайлович та колхозда эшлиләр, ике йортларын да үз көчләре белән салалар. Өч  бала үстерәләр. 1962 елда туган олы кызлары сәүдә тармагын сайлый, аннан дүрт яшькә кечерәк уллары гомере буе “КамАЗ” машинасы шоферы булып эшли. 1971 елгы кече кызлары экономист-бухгалтер белгечлеген сайлый. “Кызларым – дипломлы кешеләр. Балаларым белән горурланам. Аларга яхшы тәрбия бирдек дип саныйм. Безне онытмыйлар, карыйлар, яныбызга кайтып торалар”, – ди Наталья  түти.

Картлык көннәрендә дә бер-берсенә терәк булып, тормышта бер-берсенә кирәк булып яши Зимуровлар.

“Гомерем бәхетле узды дип саныйм. Ирем белән тату яшәдек, ул миңа сукмады, рәнҗетмәде. Бер-беребезне кыерсытмадык, начар сүзләр әйтмәдек, эшләп ашадык. Бәхет шул ул”, – ди Наталья түти.

Тормышта үзеңә гомерлек юлдаш итеп сайлаган кешегә хөрмәт булганда, татулыкның кадерен белеп яшәгәндә генә, Наталья түти һәм Александр дәдәй Зимуровлар шикелле, бер түбә астында алтмыш ел буе иңгә-иң яши аласыңдыр ул. Алтмыш ел әле чик түгел, гаиләләренең җитмеш, сиксән еллыкларында да өлкән Зимуровлар табын түрендә парлап утырсыннар дип телик.

 

  Әдилә НӘГЫЙМОВА.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев